3 сентябрь көнне Көньяк Австралия татар җәмгыяте Аделаиданың Thorondon Parken-да Искәндәр Мөфлихановны Ураза гаете бәйрәмендә сәламләде. Әлеге чарада җирле татарларны бик хөрмәт иткән һәм алар белән һәрдаим очрашып торган Көньяк Австралия штатының хәзинәдәре (финанс министры), штат парламенты әгъзасы Джек Снеллинг (Jack Snelling) да катнашты.
Искәндәр Мөфлиханов һәм Джек Снеллингны, татар гореф-гадәтенчә, чәк-чәк һәм җыр-биюләр белән каршы алдык. Мөфлихановка шушы сәламләү тантанасында Австралия харитасы рәвешендә эшләнгән сәгать тә бүләк итеп бирелде. “Ак булып, саф булып гомергә истә калсын Аделаида–Казан юллары” дигән теләкләр теләнде.
Бу очрашу туганнарча күркәм һәм ачык күңел белән үтте. Араны гасырлар һәм кыйтгалар аерса да, тел һәм милләт бер дә аерылмый. Ислам динебез дә, татар телебез дә, гореф-гадәтләребез югалмас һәм камилләшер дип өмет итәбез.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның чит илләрдә яшәгән татарларга булган хөрмәте безне сөендерә. Австралиядә яшәүче татар җәмгыяте белән кызыксынып безнең янга Искәндәр Мөфлихановны җибәрүе моңа мисал булып тора.
Мөфлиханов “Сезнең белән очрашканнан соң татар телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәвегезне күреп бик сөендем. Татарлык горурлыгым тагын да артты, татарлык хисләрем тагын да көчәйде”, дип әйтте.
Көньяк Австралия татар җәмгыяте бу очрашу яшь буынның милләткә ихтирамын арттыруга өлеш кертер дигән теләктә кала.
Мөшәррәф Вәлиф,
Көньяк Австралия татарлары җәмгыяте активисты