Халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы төрки дөньяның уртак мәдәният һәм сәнгать мирасын өйрәнү, булган мирасны саклау максатыннан төрледән-төрле зур җыелышларны һәрдаим үткәреп килә.
Әйтик, 2011 ел әлеге оешма тарафыннан төрки дөньяда Габдулла Тукай елы итеп игълан ителгән, бу уңайдан Төркиянең Әнкара һәм Истанбул шәһәрләрендә тантаналы чаралар уздырылган иде, Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган һәм аның исеме бер паркка бирелгән иде.
ТӨРКСОЙның Казанда оештырган бу җыелышы исә, әгъза илләрдәге матди булмаган мирасны барлауга багышланды.
Казанга төркиләр килде
Җыелышның беренче көнендә ТӨРКСОЙга әгъза илләрнең вәкилләре, алфавит тәртибендә сүз алып, үз илләренең рухи-традицион мирас байлыклары белән таныштырып узды.
Рус һәм төрек телләрендә барган сөйләшүләрдә ике яклы һәм күп яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Чарада төрки халыкларның матди булмаган мирасына багышланган ТӨРКСОЙ сайты тәкъдим ителде һәм 2013 елга “Төрки дөньяның матди булмаган мәдәни мирасы башкаласы”н сайлау кебек темаларга сөйләшүләр уздырылды.
Төрек галиме Өҗал Огуз сүзләренчә, 2012 елда әлеге өлкәдә башкала итеп, Казакъстанның Астана шәһәре билгеләнгән. 2013 елга төрки дөньяның мәдәни мирас башкаласы итеп, Төркиянең Искешәһәрен тәкъдим итү фикере дә әйтелде.
Бу урында шуны да әйтергә кирәк, Искешәһәрдә бу гасыр башларында Кырым һәм Казаннан күченеп килгән татарлар да күпләп яши һәм бу фактор әлеге тәкъдимдә үз эзен калдырмый калмаган, дип белдерелде чыгышларда.
Башта сүз, аннан эш
ТӨРКСОЙ вәкилләре җыелышның рәсми өлешеннән соң, 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә республиканың Арча һәм Биектау районнарына сәфәр кылачак. Алар анда, татарларның рухи һәм традицион мирасы белән якыннан танышып, татар авыллары тормышына күз салачак.
ТӨРКСОЙның Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендәге бюросында Татарстан вәкиле булып эшләүче Лилия Саттарова сүзләренчә, Татарстанның матди булмаган мирас өлкәсендә төрки дөньяга күрсәтерлек байлыгы бар.
"Без татарларның борынгы мәдәниятен таныту өчен кунакларны махсус Казан арты авылларына алып барабыз", дип белдерде ул.
ТӨРКСОЙдагы Татарстан вәкиле Лилия Саттарова сүзләренчә, республикада матди-мәдәни мирас булган борынгы биналарны саклау темасы катлаулы мәсьәлә булып кала бирә. Аның каравы, матди булмаган мәдәни мирасыбыз әйбәтрәк сакланып калган, ди ул.
"Матди булмаган мираска нәрсәләр керә? Монда иң башта Сабан туе бәйрәмен атап китәргә тиешбез. Шулай ук безнең сәнгатебез: кәләпүшләребез, читекләребез, чигү эшләребез дә шунда керә. Бу җыелышыбыз менә шушы мирасны барлауга, аны саклап калуга багышланган", дип аңлатты ул.
“Төрки ил вәкилләре Иске татар бистәсенә хәйран калды”
"Без җыелыш башланырга бер көн кала, килгән кунакларыбызга Казанның Иске татар бистәсен, тарихи урыннарын күрсәттек.
Иске татар бистәсенең хәзерге хәленә карамастан, бу урынны кунакларыбыз бик ошатты. Мисал өчен, Мәрҗани мәчете, борынгы биналар. Алар бу мираска хәйран калды!
Кунаклар безгә, “Шушы биналарыгызны саклагыз. Саклый алмасагыз, татарның рухын, традициясен, тарихын кайдан өйрәнә алырбыз?”, диде.
Чыннан да моны бит китаптан гына өйрәнеп булмый. Спектакльләр яисә музей әйберләреннән генә дә өйрәнеп булмый. Бу иске биналар ачык һава музейлары кебек торырга тиеш. Моның белән беррәттән, Иске татар бистәсендәге йортларның эче дә сакланырга тиеш", дип саный Лилия Саттарова.
"Чит ил кунаклары бездән, бу биналарны ни өчен бу хәлгә китердегез дип сорамый, боларны шушы хәлдә булса да саклап калырга тиешсез, чөнки болар борынгы тормышның бер эзе, тарихта калган эзе, дип әйтәләр", дип белдерә Татарстан вәкиле.
Лилия Саттарова ТӨРКСОЙга Татарстан вәкиле буларак быелның июль аенда билгеләнгән иде. Шушы вакыт эчендә ул инде төрле тәкъдимнәр дә хәзерләп өлгергән, әлегә алар проект хәлендә генә, әмма якын көннәрдә бу проектларны тормышка ашыра башлаячакбыз, дип белдерде ул әңгәмәне йомгаклап.