Узган җомга кичендә Казанда гадәти тормышта сирәк очрый торган ике вакыйга булды. Беренчесе – “Пирамида” тамаша залында Республика мөстәкыйльлеге өчен көрәш заманнарында тупланган сәясәтчеләр, хокук саклау органнары вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре катнашлыгында Татарстанның эчке эшләр министры генерал-лейтенант Әсгать Сәфәровның 50 еллык юбилеена багышланган мәдәни мәҗлес.
Икенчесе – Казанның Вахитов урамында Югары Ослан районы хакимият башлыгы Александр Тимофеевны 2 миллион сум ришвәт алган вакытта кулга алу. Бу ике вакыйганы берләштерүче төшенчә – җинаятьчелеккә каршы көрәш.
Район башлыгы 5 миллион сум тора
Хәзерге чорда оешкан җинаятьчелек төркемнәре, коррупционерлар, дәүләт акчасын чәлдерүчеләрнең төрмәгә эләгүенә халык ышанып та бетми. Кемнең югары даирәләрдә дуслары, танышлыгы бар, яисә кемнәр урланган малны үзара бүлешеп, бер-берсен яклый – шулар рәхәтләнеп яши, дип санала.
Югары Ослан башлыгы А.Тимофеевны җавапка тарттыру – көтелмәгәнрәк хәл, чөнки ул узган елга кадәр 9 ел дәвамында Лаеш районын җитәкләгән. Гадәти, төпле һәм тәртипле җитәкче дип саналган.
Шәһәргә терәлеп торган Югары Осланга күчергәч тә, бернинди маҗаралар белән бәйле түгел иде. Дөрес, Лаешта да, Югары Осланда да төп “капитал” булып, шәһәр янындагы җирләр хезмәт итә. Яңа йортлар, коттеджлар төзү өчен иң кирәкле нәрсә – уңайлы урында урнашкан җир кишәрлекләре.
Билгеле булганча, А.Тимофеев Казанда яшәүче эшкуардан җир биләмәләре сатып алу өчен 5 млн сум акча сораган. 19 октябрьдә таләп ителгән сумманың 3 миллионын тапшыргач, эшкуар бу гамәлнең канунсыз һәм җинаятьчел икәнен яхшырак аңлап, эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Полиция хезмәткәрләре күзәтүендә 2 млн сум тапшырылгач, Тимофеев кулга алына һәм аның элек алган 3 миллионны үзе белән йөрткәне ачыклана. Димәк, мондый зур акчаларны кулда йөртү район җитәкчесе өчен гадәти хәл булган.
Беренче сорау алулар вакытында Тимофеев үз гаебен танымаган. Тикшерүчеләр район башлыгын тоткарлау өчен тиешле кәгазьләрне әзерләгән, һәм 23 октябрьдә гаепләнүче буларак сорау алынган вакытта Тимофеев үз җинаятен тулысынча таныган.
Хәзер әлеге эшкә тикшерү, дәлилләр туплау дәвам итә. Татарстан президентының матбугат үзәге ясаган белдерүдә, Югары Ослан районы башлыгын тоткарлау һәм җавапка тарттыру Татарстан президентының хакимиятнең төрле катламнарында да коррупцияне юк итү юлыннан баруын күрсәтә, диелгән.
Хокук саклау органнары коррупциягә бәйле эшләрне җентекләп тикшерәчәк һәм беркем дә җаваплылыктан котылып калмаячак. Татарстан җитәкчелеге тикшерү органнарына кирәкле ярдәм күрсәтәчәк һәм коррупция эшләре ахырга кадәр тикшереләчәк.
Әлеге очрак республика тормышында аяз көнне күк күкрәгән кебек тәэсир ясады. Димәк, хилаф эш белән шөгыльләнүчеләрне “өстәгеләр” йолып калмаячак. Канун барлык гражданнарга да тигез таләпләр куя.
Район һәм шәһәр башлыклары җирле халык тарафыннан депутат итеп сайланып, район советында төбәкнең “хуҗасы” буларак расланалар. Алар республика президентының да, дәүләтнең дә тулы хокуклы вәкиле булып санала. Димәк, мондый эре “чуртаннар”га беркемнең дә теше үтми.
Тимофеевны тоткарлап, җавапка тарттыру – президентның башка “глава”ларга тирән мәгънәле сигнал җибәрүе, ахры: “Элек кылган хилафлыклардан бигрәк киләчәктә үзегезне тәртипле тотыгыз, югыйсә барыгызны да шундый язмыш көтә”. Президентның таләпчәнлеге очраклы хәл түгел. Димәк, илдәге һәм республикадагы хәлләр шундый каты куллы сәясәт ихтыяҗын тудырган.
Генералның туган көне
Әйткәнебезчә, җомга кичендә эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның юбилей мәҗлесе иң мөһим иҗтимагый һәм мәдәни чара буларак үткәрелде. Анда чакырылучылар арасында очраклы кешеләр юк. Хәтта, район башлыклары арасыннан да бары Сәфәров туганы – Әтнә районы хакиме генә булган, диләр.
Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов, Ингушетиянең элекке президенты Руслан Аушев һәм башка күренекле кешеләр Әсгать Сәфәровның Татарстанда һәм Русиядә күренекле урын тотуын әйткән.
Бу кызыклы һәм хикмәтле кичәдә махсус төшерелгән видео-фильмнар күрсәтелгән, җор телле чыгышлар да булган, диләр. Шунда ук Сәфәровның “Закат Казанского феномена” дигән китабы таратылган.
Бу китапта Татарстанда оешкан җинаятьчелекне юкка чыгару турында әйтелә. Әсгать Сәфәровның җитәкчелегендә барган тикшерү эшләренең һәркайсы детектив кебек укыла.
90 еллар башында һәм 2000 еллардан соң дистәләрчә, йөзләрчә җинаятьчеләр кармакка эләктерелгән яки төбәктән кысып чыгарылган. Татарстанның эчке эшләр министрлыгы Русиядә иң нәтиҗәле һәм иң көчле дип санала. Әйтергә кирәк, хәтта эчке эшләр министры сыйфатында да Сәфәров 13 ел буе эшли. Мондый вазифада гадәттә озак утырмыйлар.
Әсгать Сәфәров Казан университетының хокук факультетын һәм ФСБ
академиясен тәмамлаган. Казан шәһәрендә тикшерүче булып эшләгән. Хөкүмәт аппаратында референт, инструктор булган. Татарстан президентының ярдәмчесе, аннары президент саклау хезмәтендә эшләгән.
1998 елның 10 июненнән министр булып эшли. Үзенең эшләре һәм ачык холкы белән риваятькә әйләнгән милиция ветеранына нибары 50 генә яшь. Димәк, сәясәттә һәм хокук саклау эшендә бу тарихның дәвамы һичшиксез булачак.
Ә инде Югары Ослан районының башлыгын ришвәт алганда тотып алу тарихына килгәндә, мөгаен, бу да очраклы вакыйга түгелдер. Аның эчке серләре бары тик еллар үткәч кенә мәгълүм булыр.