Халык милкен халыкка кире кайтару, массакүләм мәгълүмат чараларының бәйсезлеге, урам җыеннары ирекле уздыруны, бушлай белем бирүне булдыру. 4 декабрь сайлаулары алдыннан коммунистлар әнә шундый вәгъдәләр бирә. 16 ноябрьдә Казанда Татарстан коммунистлары матбугат вәкилләрен үз эшчәнлеге белән таныштырды.
Республикадагы бер кеше теләге дә онытылмаска тиеш, әмма төбәкләрдәге керемнәрнең күпчелеген Мәскәү үзенә ала, дип белдерә Дума депутаты, флот адмиралы Владимир Комоедов, журналистларның сорауларын җаваплап.
Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов исә, безне элеккеге коммунистлар партиясе белән чагыштырмасыннар: хәзер шәхси, дәүләт милекчелеген тигез дәрәҗәдә күрәбез, ди.
"Без сайлау программасын Советлар Берлегендәге трагедияне хәтерләп, социализмның уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен истә тотып төзедек", дип белдерде ул. Миргалимов КПРФның яңа туган көнен 1993 елның декабре дип күрсәтә. Әмма бүгенге коммунистлар – КПССның дәвамы ул, дип тә өсти.
"Безнең партиядә торучыларның 32%ы дини. Алар арасында мөселманы да, христианы да, яһүдие дә бар. Партиябез төрле авырлыклар аша узды. Моны хәтерлибез. Без – XXI гасырның яңа партиясе. 30-40нчы еллардагы хаталар булды, без бу хаталарны таныйбыз", ди белдерде Миргалимов.
Коммунистлар 1996 елдагы сайлауны сагына
Сез ничә процент тавыш алуны планлаштырасыз, дигән сорауга депутатлыкка кандидат Василий Лихачев анык кына җавап бирәсе итмәсә дә, Хафиз Миргалимов бу сорауны җавапсыз калдырмады.
"Әгәр дә халык 1996 елдагы кебек килеп үз тавышын бирсә, Русиядә хакимият үзгәрәчәк. Дәүләт шурасы сайлауларында кайбер шәһәрләрдә без 40-45% тавыш алуга ирешкән идек. Ә хәзер исә 30-40% тавыш ала алырбыз дип уйлыйбыз", ди ул.
Оппозиция ни эшли ала?
Хакимият партиясе вәкилләренең, коммунистлар партиясе өчен әйткән, “алар гадәттә хакимиятне генә тәнкыйтьләргә ярата, үзләренең эшләгән эшләре күренми”, дигән фикер белән Миргалимов килешми.
"Безнең реаль эшебез – 75 еллык Совет хакимияте. Алар менә шул социаль казанышларны тапсыннар һәм эшләп күрсәтсеннәр башта. Бу беренчедән. Икенчедән, без бит оппозиция. Хакимият, акчалар, салымнар безнең кулда булса, моның кадәр эшсезлек, тәртипсезлек булыр идеме? Безнең кулда телефон һәм каләм генә. Аларда исә бар мөмкинлек. Алар аны эшләргә тиеш", ди Хафиз Миргалимов.
Коммунистлар хакимияткә килсә...
"Без хакимияткә килсәк, беренчедән бар кешенең эше, җитәрлек эш хакы булачак. Хастаханәләрдә дәвалану, мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем алу бушлай булачак.
Безнең табигый байлыкларыбыз күп, халкыбыз да тырыш. Әмма дәүләт түрәләре халык мәнфәгате өчен түгел, үз ихтыяҗлары, үз мәнфәгатьләре өчен эшли. Без исә халык мәнфәгатен кайгыртачакбыз", дип белдерә Татарстан коммунистлары лидеры.
Миргалимов, татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, ниләр эшләргә вәгъдә итәсез, дигән сорауга, нефть, газ кебек табигый байлыклар халкыбыз мәнфәгатьләре өчен юнәлтелгән булачак, ди.
Милли мәсьәләләр өлкәсендә ниләр эшләнәчәк?
"Бездә милли мәсьәләләрне чишү өчен министрлык булдырылырга тиеш, ди ул. Безнең паспортларыбызга безнең нинди милләттән икәнлегебезне күрсәтеп торган графа кайтырга тиеш.
Безнең сайлау программасының төп маддәләре арасында табигый байлыклар, төп завод һәм фабрикалар халык һәм дәүләт кулында булырга тиеш, дигән маддәләр урын ала.
Әнә Норвегиядә нефть һәм газ дәүләт кулында булгач, халкының тормыш дәрәҗәсе дә иң алгы урыннарның берсендә тора. Ни өчен күпмилләтле Татарстан халкы да яхшы яшәмәскә тиеш соң? Безнең мөмкинлегебез бар бит", дип белдерде коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
КПРФ: "Бердәм Русия"не сайлаудан туктарга вакыт түгелме? [видео]