Кол Шәриф мәчете күптән инде моның кадәр күп санда дәүләт түрәләрен, дин әһелләрен һәм журналистларны бергә очраштырганы юк иде.
Коръән тәкъдим итү Коръәннән башланды
Төшке сәгать 12гә билгеләнгән дөньяның иң зур Коръәнен тәкъдим итү чарасы бераз соңарып, Коръән уку белән башланды.
Аннан соң беравыздан тәкбир әйтелеп, Кол Шәриф мәчетенең кереш өлешенең уртасына урнаштырылган Коръәннең яшел япмасы ачылды.
Тышлыгы фирүзә, мәрҗән, кара-яшькелт авантюрин, аметист, топаз кебек кыйммәтле ташлар, алтын һәм көмеш белән бизәлгән Коръән үзенең зәвыклы эшләнеше белән фото һәм видеокамераларны шундук үзенә юнәлтте. Тик мөселманнарның изге китабының тышын ачып күрсәтү эше соңракка калдырылды.
“Динне юк итәргә теләгән җәмгыять таркалды”
"Бу Коръән Кәрим – Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Татарстан мөселманнарына гына түгел бөтен Русиядә булган мөселманнарга да бер олы бүләк. Әлеге Коръән алга таба бөтен Татарстан мөселманнарын, татар милләтен берләштерә торган Болгарда урнаштырылачак.
Бу Коръәнне ясау фикерен әйткән, аны эшләргә үз өлешен керткән, шушы мәрасимгә җыйган барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте яусын" дип, Илдус Фәиз сүзне Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә бирде.
"Без шушы мизгелләрдә үзебезне бик бәхетле дип саныйбыз. Чөнки күп еллар буена кешенең динен юк итәргә тырышкан җәмгыять үзе юкка чыкты. Менә бүген иртән кояш чыкканчы, дөньяда тиңе булмаган Коръән Казаныбызга кайтып җитте. Ул бизәлеше һәм күләме нисбәтеннән дөньяда типографик ысул белән басылган бердәнбер Коръән.
Әлеге күңелләргә хуш килә торган вакыйга белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та котларга кушты. Үзем монда була алмасам да, мине үзегезнең янда кебек хис итегез дип әйтүне миңа йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булганы өчен монда катнаша алмады, югыйсә ул бу чарага катнашырга тиеш иде", диде Миңтимер Шәймиев.
“Коръән – Аллаһ әйткән соңгы сүз”
Аннан соң Русиянең баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдингә сүз бирелде.
"Алдыбызда Аллаһның китабы. Аллаһы Тәгаләнең бөтен дөньяга әйткән сүзенең соңгысы. Моннан соң башка сүз юк, гамәл, эш итү генә бар.
Моннан 60-70 ел элек кенә изге китабыбыз тапталып, яндырылган булса, бүген исә яңадан нурлы Казанның кыл уртасындагы Кол Шәриф мәчетендә кадер-хөрмәт күрә", дип белдерде Русиянең баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин.
Дәүләт түрәләре һәм мөфтиләрнең чыгышлары тәмамлангач, Коръәнең тышлыгы 4 кеше тарафыннан ачылып, килгән кунакларга эчке битләре күрсәтелде.
Хикмәт Коръәннең зурлыгындамы?
Казанга кайткан изге китап 632 биттән тора. Кәгазе Шотландиядә эшләнгән һәм бастыру эшләре 6 айдан артык вакыт дәвамында Италиядә башкарылган. Тышлыгында урын алган кыйммәтле ташларның бер өлеше Һиндстанда, бер өлеше Гватемалада эшкәртелгән.
Әлеге нөсхәнең Гиннес рекордлар китабына керерлек дәрәҗәдә зур булуы төрле кешедә төрле фикер тудыра. Исемен әйтергә теләмәгән бер кунак, Мөхәммәт пәйгамбәрнең гыйлемдә ярышыгыз дигән сүзләрен ишеткәнем бар, әмма Коръәннең зурлыгында ярышыгыз дигәнне минем ишеткәнем юк, дип белдерде.
Ә менә җәмәгать эшлеклесе һәм галим Дамир Исхаков, Коръәнне зур итеп чыгарсаң да, кечкенә итеп эшләсәң дә, аның эчтәлеге үзгәрми, иң мөһиме аны дөрес итеп аңлата белүдә, ди.
"Русия мөселманнары арасында күп өлкәдә беренчелек өчен көрәш бара. Шул исәптән кавказлар бу көрәштә актив катнаша. Минем бер дин белгеченнән, мәчет төзегәнче башта мәктәп төзе, дигән сүз ишеткәнем бар. Мәчет төзү белән генә эш бетми, дин белемен укыту проблемы да бар.
Кемдә интеллект – шул алга таба беренче урынга чыгачак. Бу Коръәннең безгә кайтуы – зур вакыйга. Ул бездә булырга тиеш. Чөнки безнең татар мөселманнарының фикерләү нигезе шунда. Әмма хәзер инде моны ничек аңлатырга дигән проблем да килеп туа", дип белдерде галим Дамир Исхаков.
Фикер “Акибанк”тан, заказы “Яңарыш”тан
Дөньяның иң зур басма Коръәне буларак аталган мөселманнарның изге китабы “Яңарыш” республика фонды заказы белән басылган. Коръәннең шушындый зурлыкта бастыру фикере исә “Акибанк” башкарма рәисе Илдар Галәветдиновныкы.
Мөселманнарның изге китабы 2012 елның июненә кадәр Кол Шәриф мәчетенең беренче катында күрсәтеләчәк. Аннан соң ул Идел болгарларының 922 елда ислам динен дәүләтнең рәсми дине буларак кабул итүе хөрмәтенә төзеләчәк тарихи Болгардагы “Истәлек” бинасының төп залына урнаштырылачак.