– Элекке еллар белән чагыштырганда, хәзер матбугатка язылу бик нык кимеде. Моның сәбәпләре дә төрле. Беренчедән, интернет барлыкка килде, радио-телевидение каналларының да саны арта. Шулай ук татарча укый белүчеләр дә кими. Ничек кенә булмасын татар газет-журналларын чыгару дәвам итә. Исмәгыйль әфәнде, “Татарстан яшьләре”нә язылу ничек бара?
– “Татарстан яшьләре” хәзерге вакытта 30 000лек тираж белән чыга. Бу күрсәткеч соңгы 5 елда тотрыклы булып тора. Башка матбугат чаралары белән чагыштырганда, бу зур сан. Әмма заманында 280 000лек тираж белән чыккан басма өчен бу зур сан түгел.
– Ул заманда татар телендә 4-5 газет һәм журнал чыга торган иде. Хәзер аларның саны берничә дистә. Сез ничек уйлыйсыз, бүген матбугатны укучы бармы?
– Дөрестән дә газет-журналларны укучылар кими. Моның сәбәпләрен сез үзегез әңгәмә башында әйттегез. Аннары җитмәсә шуның өстенә демократия чәчәк аткан заманнарда кинәт кенә газет һәм журналларның саны да артты. Ә бит татарлар аның кадәр ишәймәде. Нәтиҗәдә басмалар арасында абунәчеләрне бүлешү башланды.
– Ә менә сезнең басма озак еллар 30 000лек тиражны ничек саклап кала алды?
– “Татарстан яшьләре” – ул редакция коллективы газеты. 90нчы еллардан бирле безнең басма үзен-үзе “ашата”. Без хөкүмәттән дә, башка бер кешедән дә дотация алмыйбыз. Хөкүмәт бинасында утырсак та, без аңа акча түлибез...
Әлеге әңгәмәнең дәвамын аудио-язмадан тыңлый аласыз: