Татарстан Дәүләт шурасының үткән җомга көнге җыелышында көн үзәгендә республика бюджеты торды. Анда Федерация шурасындагы Татарстан вәкилен алмаштыру темасының да күтәрелүе гади ватандашлар өчен көтелмәгәнрәк булды.
Моңа кадәр Федерация шурасына гадәттә хөкүмәт яисә Казан Кирмәне түрәләре җибәрелгән булса, җомга көнне бу гадәткә бер үзгәреш кертелде. Федерация шурасында Татарстанны беренче тапкыр шәхси оешма җитәкчесе – “Вамин Татарстан” агроширкәте башлыгы Вәгыйз Минһаҗев вәкиллек итәчәк.
Татарстан коммунистлары Минһаҗевка каршы
Минһаҗевнең бу вазифага билгеләнүенә коммунистлар бертавыштан каршы чыкты. Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаган коммунистларның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов сүзләренчә, Татарстанда Федерация шурасына вәкил булырлык башка намзәтләр дә бар.
"Минһаҗев җитәкли торган “Вамин” ширкәте халыкка хезмәт хакыннан шактый бурычка кергән, шулай ук социаль һәм экология мәсьәләләрендә дә бу ширкәтнең проблемнары бар. Әле узган ел гына бу ширкәткә карата саклау астындагы ашлыктан канунсыз файдаланганы өчен җинаять эше ачылган иде", диде ул.
Ләкин коммунистларның бу намзәткә каршы тавыш бирүләренә карамастан, Минһаҗев депутатларның 67% тавышын алып, Татарстанны Федерация шурасында вәкиллек итү хокукын казанды. Тавыш бирүдә катнашучыларның 68е – уңай, 10 депутат тискәре тавыш бирде, 5се исә битараф калды.
Татарстаннан Мәскәүгә китәчәк яңа сенатор кем ул?
Вәгыйз Минһаҗев 1955 елның 11 декабрендә Арча районы Хәсәншәех авылында туган. Казан Дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган, ветеринария фәннәре кандидаты.
Башта үзе туган районның “Ватан” совхозында баш мал табибы, аннан директор булып эшли. 1992-1998 елларда – Арча районы башлыгы, 1998-2006 елларда – “Татарстан сөте”, 2006 елдан башлап “Вамин Татарстан” ширкәте җитәкчесе вазифасын башкара.
Вәгыйз Минһаҗевнең Мәскәүгә җибәрелүен журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи, бу ысул белән Татарстан җитәкчелеге аннан җиңел генә котыла, дип бәяли. Шул ук вакытта, “Вамин” ширкәтен киләчәктә таркалу көтә, дип саный ул.
“Вамин хезмәт хакын ризык белән түләде”
"Мин Вәгыйз Минһаҗевнең “Вамин Татарстан”да эшләгән вакыттагы эшләрен күрдем. Әйтик, ул үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләми иде. Казылык, сыр, май белән хезмәт хакын түли иде. Хәтта бер тиен әҗәте булмаган күмәк хуҗалыкларны үзенә кушып куюын да күрдем.
Район башлыклары үзләре үк әйтеп тора иде: Вәгыйз Минһаҗев – көчле кеше, аңа колхозларны бирергә кушалар икән, бирәбез инде бер тиен әҗәте булмаган колхозларны да.
Бүгенге көндә аның 400 мең гектардан артык җире бар. Бу җирләрдә халык зар елый. Әлбәттә, җитәкчеләреннән кала. Бу кешегә минем халык рәхмәтен ишеткәнем юк. Шуңа күрә бу кешенең каядыр өскә менүе урынына, башка җирдә, рәшәткә артында урнашуын дөресрәк дип табыр идем", ди Искәндәр Сираҗи.
Капитализмда җир дә үзгәрәме?
Дәүләт шурасында “Вамин”ның хезмәт хакын 10 мең сумга җиткерүе турында әйтелде. Моңа җавап итеп, Сираҗи: "бездә кәгазьдә бер бәя, ә чынбарлыкта икенче бәя була", ди.
Сираҗи сүзләренчә, кәгазь бөтенесенә дә түзә. “Вамин” Арчада заманында гектарыннан 60-70 центнер уңыш та җыеп яткан. Безнең җирләрнең беркайчан да аның кадәр уңыш бирә алмаганын беләбез бит: социализм чорында 25-30 центнер уңыш алсак сөенә идек. Капитализмга кергәч, җир дә капитализмлашамы әллә?" дип дәвам итә ул.
"Юк, андый әйбер була алмый. Җир барыбер җир булып кала. Ярар, уңыш 10%ка артырга мөмкин, әмма 200-300%ка артуына мин ышана алмыйм", ди Сираҗи.
"Минһаҗев кешене кешегә санамады бер вакытта да. Һәм аңа беркайчан да җәза бирелмәде. Бу эшләр дә аны, сенатор итеп, хокук сакчыларыннан яшерү генә түгел микән? Әлбәттә, Минһаҗевка карата әйтелгән бу фикерләр – минем шәхси фикерем", дип тә өсти журналист.
Ни өчен нәкъ менә Минһаҗев?
Искәндәр Сираҗи Федерация шурасына нәкъ менә Минһаҗевне сайлауга объектив сәбәпләрнең юклыгына басым ясады:
"Бездә Федерация Шурасына намзәтләр аннан башка да җитәрлек иде. Әмма бездә монда кирәкмәгән очракта кешеләрне Мәскәүгә үстереп җибәрүләр гадәткә керде. Яисә берәр кешене кануннан яклыйсы, саклыйсы булса, шулай ук Мәскәүгә җибәрү ысулын кулланалар. Ә Минһаҗев исә авылны, авыл халкын бетерү өстендә бик зур эш алып барды", ди ул.
"Тагын бер курчак сенатор"
Сираҗи фикеренчә, Минһаҗевтән ниндидер реаль эшләр көтәсе юк:
"Минемчә, хәзергесе дә, аннан алдагылары да, аннан соңгылары да Федерация Шурасында нәрсә дә булса эшләр өчен түгел, дәүләт хакимиятенең бер атрибутикасы булыр өчен генә китә.
Алар анда реаль берни дә эшли алмый һәм эшләмәде дә. Бүгенге көндә сенат бер көчкә дә ия түгел, анда курчаклар гына һәм моннан да анда бер курчак кына бара. Вәгыйз Минһаҗев Татарстанда инде кирәкле кеше түгел", дип белдерә Сираҗи.
"Мин шулай дип уйлыйм. Чөнки башкача котыла башласалар, аннан ниндидер хокукый юллар аша котылырга кирәк. Әйтик, мәхкәмәләр, тикшерүләр аша.
Бу очракта исә бик җиңел ысул килеп чыга. Бер караганда анда сенатор итеп беркемне җибәрәсе дә юк, кирәк тә түгел. Кануннар үтәлмәгән, курчак уены уйналган Русиядә гомумән Югары Пулат бернигә дә хаҗәт түгел.
Аның Түбән Пулаты да президент кушканны үтәп утыручы гына бит. Барыбер бөтен эшне “Бердәм Русия” фиркасе хәл итә. Ә бу партия – Путин һәм Медведев дигән сүз", ди ул.
"Вамин" таркалачакмы?
"Минемчә, моны шулай аңларга була. Чөнки “Вамин”ны күптән таркатырга кирәк иде. Республиканың 400 мең гектардан артык җирендә йөзләгән авыл утыра. Әлеге йөзләгән авылның халкы зар елый.
“Вамин” бит республиканың авыл хуҗалыгын тотык (заложник) итеп алган кебек. “Вамин”ны күреп тә, санап та бетереп булмый. Анда һәр кеше үз ягын каера. “Кызыл Шәрык” кебек зур ширкәтләрдән аермалы буларак, анда менеджмент бик начар оештырылган: җиңне кисеп, итәк ямау белән шөгыльләнәләр.
Кыскача гына әйткәндә, Минһаҗевне сенатор итү – “Вамин”ны таркатуның бер ысулы һәм, әйтергә кирәк, бик кирәкле ысул. “Вамин” кебек зур ширкәтләр бүгенге көндә эшли торган түгел. Алар эшли алмыйлар. Бу ширкәтләр төзелгәндә үк үлемгә дучар ителгәннәр. Бу ширкәтләр тиз вакытта акча эшләп калу ысулы гына булды.
Авыл – ул татарның тамыры. Авыл халкының җирләрен алпавыт “Вамин”нарга биреп, татар халкын кол иттеләр. Менә шушы мескенлеккә төшерделәр", дип белдерде журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи.
Вәгыйз Минһаҗев, бу вазифада 2005 елдан бирле эшләүче Алексей Пахомовны алыштырды. Пахомов, вакытыннан алда үзен әлеге вазифадан азат итүләрен сорап, гариза язган иде.