Дума сайлавына бер көн калып барганда, сәяси фиркаләр кызып-кызып үзләрен халыкка танытырга, сайлаучыларның тавышларын үзләренә җәлеп итәргә тырыша.
Бүген әлеге үгетләүләрнең соңгы көне. Иртәгә ил буенча сәяси тынлык хөкем сөрәчәк. Башка фиркаләр кебек “Правое дело” партиясе дә әлеге сайлаудан Думага узарга тырыша. Әмма бу фиркане сайлаучылар әле бик белеп бетерми. Белгәннәре дә бу партияне олигархлар фиркасе дип күзаллый.
Шушы партия вәкиле Зиннур Латыйпов, илдәге вазгыятьне социаль һәм икътисади балансның булуына бәйләп карарга кирәк, ди. Аның фикеренчә, социаль мәсьәләләрне беренче планга куйган сулчылар белән, икътисади өлкәне күтәрүче уңчыларның хакимияткә чиратлап килүләре зарур. Ә Русиядә бары тик бер як кына өстенлек итә, ди ул.
Кемнәр алар уң көчләр?
Алда булачак сайлауга баручы электоратта алар турында мәгълүмат юк диярлек. "Алма" партиясе һәм олигарх Прохоров исеме белән генә бәйлиләр. Бераз ачыклык кертер өчен без “Правое дело” – “Уң эш” партиясенең төбәк бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
"Алар – Русия эшмәкәрлегенең ачык вәкилләре. Демократик һәм алга киткән илдә кеше хокуклары өчен көрәшергә теләүчеләр. Үзләре ышандырганча, бүгенге көндә аларның “нәтиҗәле дәүләт” һәм “ирекле җәмгыять” кебек буш хыялга корылган шигарләр белән бернинди уртаклыгы юк. Киресенчә, без аларга бер альтернатива булып торабыз", дип белдерде уңчылар.
“Уң эш” фиркасе олигархларныкымы?
1998 елда башка уң көчләрдән аерылып, “Уң эш” фиркасе оештырыла. Быел, әлеге партиягә миллиардер Прохоровны керткәннән соң, халыкта “Уң эш” бары тик олигархлар партиясе дигән фикер туа. Икенче бер олигархлар партиясеннән болай да туйган халыкның бу партиягә карата кызыксынуы кими.
“Уң эш” фиркасенең төбәк бүлеге җитәкчесе Павел Сигал узган матбугат очрашуында белдергәнчә, алар оппозициядә түгел һәм “Бердәм Русия”дән соң иң күп тавыш җыеп, хакимият партиясе булырга өметләнә иде.
"Хәзер фирка юлбашчылары алышынып, партия эчендәге аңлашылмаучылыклардан соң бу теләк хыял булып кына калырга мөмкин. Ә бит фирканең потенциалы зур, бүгенге көндә Русиянең 20% халкы уң идеологияне хуп күрә", ди ул.
Уңчылар ниләргә ышандыра?
Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда якын елларда кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 25%тан 50%ка кадәр үсәргә мөмкин, дигән иде. Бу үз чиратында уңнарның артуына китерергә мөмкин.
Моннан кала Миңтимер Шәймиев, "Хәзерге вакыт “Бердәм Русия”неке булса, киләчәк СПСныкы булачак", дип белдергән иде. Ә СПС шул ук уң көчләр сафында иде.
Алдагы сайлауларга фирка пенсия реформасы үткәрү, салымнарны үзгәртү, дәүләтнең контрольдә тоту функцияләрен эшмәкәр һәм кулланучыларның иҗтимагый оешмаларына өлешчә йөкләү тәкъдиме белән бара.
Партиянең үз күзаллаулары, илдәге вазгыятькә бәяләмәсен "Азатлык" радиосына Казан бүлегеннән депутатлыкка кандидат Зиннур Латыйпов бәян итте.
"Бүгенге көндә без икенче фаза кризиста утырабыз. Кризисның яңа дулкыны килсә, без тагын да аска төшәчәкбез", дип саный ул.
"Уң эш" ниләр тәкъдим итә?
"Безгә беренче эш итеп, сәяси һәм икътисади конъюктура системасын кертергә кирәк. Бездә хәзерге вакытта сәяси һәм икътисади монополия хөкем сөрә. 3-5 монополияле структура икътисадның ресурсларын тартып ята. Әле менә кичә генә илдәге 500 гаиләнең керемнәрнең 95%ын алып ятуы турында әйттеләр. Халыкка бары тик 5%ы гына кала икән.
Бу сайлауларда монополия бетсә, бездә икътисади программаларны реаль рәвештә тормышка ашырырга мөмкинлек булыр. Бу программа – кризиска каршы программа дип аталырга тиеш", дип белдерде Латыйпов.
"Америкада үз вакытында Рузвельт, Германиядә Эрхард үзгәрешләр керткәне кебек, бездә дә булырга тиеш. Безгә үзебезне үзебез алдап йөрергә кирәкми.
Без хәзер кризиста. Үзгәрүчән хакимият булса, иң беренче чиратта коррупция бетәчәк. Бүгенге көндәге вертикаль хакимиятнең нигезе – коррупция бит. Өстәгеләр бер хуҗаны регион башлыгы итеп куя да, чамаңны белеп эшлә. Белмәсәң үз урыныңнан китәрсең диләр", диде "Уң эш"нең Казан бүлегеннән депутатлыкка кандидат Зиннур Латыйпов.
"Фәкыйрьлек – коллыкның иң начары"
"Барлык оппозиция партияләренең күтәргән проблемнары бер. Ысуллары бер. Үз вакытында Петр Столыпин, фәкыйрьлек – коллыкның иң начары, дип әйткән иде. Бары тик пенсияләрне генә түгел – хезмәт хакларын күтәрергә кирәк. Монополь тарифларга 5 еллык мораторий кертергә кирәк.
Бу нәрсә бирә соң? Беренчедән, һәр кеше үз-үзен тәэмин итәрдәй була. Безнең ил бик бай бит бер караганда. Әгәр халыкара стандартларны кертсәк, безнең халыкның 75%ының фәкыйрь булуы аңлашылачак.
Тормыш дәрәҗәсе ягыннан без 28нче урында торабыз. Ә “Бердәм Русия” хакимияте триада өчен генә эшли: чимал экспортчылары, импортчылары һәм түрәләр. Системаны үзгәртү боларның берсенә дә отышлы түгел", ди ул.
Уң көчләрнең “Правое дело” һәм “Яблоко” кебек партияләргә аерылуы сезнең позицияне какшатмадымы, дигән сорауга Зиннур Латыйпов болай җавап бирде:
"Дөрес, какшатты үзе. Циклик үсеш дигән нәрсә дә бар бит әле. Әгәр сулчылар, ягъни “Бердәм Русия” партиясе хакимияттән китмәсә, халыкта уң карашлыларга ихтыяҗ тумаячак.
4 декабрьдәге сайлауларда сайлаучыларның “Бердәм Русия” фиркасенә 25-35% тавыш бирүе кирәк. Без исә 7-8% тавыш ала алсак, бу бик яхшы нәтиҗә булачак. Әмма бу тавышларны безгә бирдермәсләр.
Иң мөһиме, “Бердәм Русия” 50%тан күбрәк тавыш алмаса, үзгәрешләрнең беренче адымы булачак. Әмма халык бер яктан хакимият партиясенә ризасызлык белдерә, ә икенче яктан сайлауга барып, бу партиягә тавыш бирә", ди “Правое дело” фиркасеннән Дума депутатлыгына кандидат Зиннур Латыйпов.