Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Яулыклы мөслимә спортчылар

1
Чыгышы белән пакстанлы булган американ Кулсун Абдулла бәйгеләрдә Пакстан исеменнән катнаша. Ул Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе кагыйдәләреннән чыгарма буларак америкакүләм ярышта катнашу рөхсәте алды.

2
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре спортчысы Ясмин Аббас (уңда) узган декабрьдә Катарда үткән авырлык күтәрүчеләр ярышында бронза медаль алды. Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы ярышларда мөселманча киенгән беренче такым булачак.

3
Иранның хатын-кыз футболчылары такымы яулык урынына махсус башлык киеп уйнау турында килешкәннән соң гына 2010 елның августында Сингапур яшьләр олимпиадасында катнашу рөхсәте алды.

4
Сингапурдагы яшьләр олимпиадасында Төркиягә каршы уенда тупны баш белән бәргәннән соң иранлы Фатыйма Ширафканниҗадның башлыгы төште.

5
Иранның хатын-кыз футбол такымы уенчылары FIFAның баш киемнәре турындагы карары нәтиҗәсендә 2012 елгы Лондон Олимпиадасында Үрдүнгә каршы уйнау мөмкинлеген югалтканнан соң. Июнь, 2011.

6
Австралия футболчысы Әсма Хәләл Сиднейда күнегүләр вакытында. Футбол кагыйдәләре шурасы яулык бәйләүне рөхсәт итәргә җыена, әмма әлегә "тиешле" дизайн табылмаган.

7
Әфган йөгерешчесе Мәхбүдә Аһадьяр 2008 елның мартында Кабул Олимпия стадионында күнегүләр вакытында. Аһадьяр ул елда Пекин Олимпиадасында Әфганстаннан катнашкан өч спортчының берсе.

8
Әфганстан хатын-кызларының Олимпия баскетбол такымы март аенда Халыкара хатын-кызлар көнендә АКШ илчелеге хезмәткәрләре һәм Халыкара иминлек ярдәме көчләре вәкилләре белән уйный.

9
Иран өчен дә, Франция өчен дә уйнаучы тениисчы Аргаван Ризаи Тәһранда Дүртенче мөслимәләр ярышларының финалына әзерләнә.

10
Канада дизайнеры Илһам Сәид Җәвад 2011 елның апрелендә үзе әзерләгән "спорт һиҗабын" күрсәтә.