26 июньдә Кырымда "Кырымтатар милли байрагы көне"нә багышланган чаралар үтте. Акмәчеттә машина йөрешеннән башланган чаралар үзәк мәйданда зур җыен белән тәмамланды. Судакта бер милләтпәрвәр 5х3 метр зурлыктагы байракны Бахаташ тавы башына элеп куйды.