Башта Казан Кирмәне эчендә урнашкан Благовещен чиркәвендә гыйбадәт йоласы үтте. Аннан соң Изге Ана иконасы сак астында урамга чыгарылды. Меңнәрчә казанлы Кирмән, Чернышевский, Дзержинский, Зур Кызыл урамнары аша үтеп иконаны Богородицкий ирләр монастырына китерде.
Тәре йөреше вакытында Казандагы барлык чиркәүләр дә чаң сукты. Йөреш вакытында көчәйтелгән иминлек чаралары күрелде.
Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.