Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә татар гимназиясенә ремонт ясалмый калган


Яшел Үзәндәге татар гимназиясе
Яшел Үзәндәге татар гимназиясе

Милли мәктәпкә ремонт өчен дәүләттән 6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән булган. Ләкин уку башлануга санаулы көннәр калганда гимназия коточкыч хәлдә.

Ремонт өчен җаваплылар – Яшел Үзән администрациясе башлыгы һәм Татинвестстрой оешмасы. Мәктәпне яклаучылар, төзекләндерү өчен бүленгән бюджет акчасы үзләштерелгән булырга мөмкин, ди. Хәзер алар президент ярдәменә генә өметләнә.

“Капиталь ремонтның барышын тикшерер өчен мәктәпкә соңгы тапкыр 25 августта килгән идек. Мәктәп куркыныч хәлдә: идәннәр ачылган килеш ята, җылылык көйләнмәгән, җирдә торбалар ята, стеналар ярык”, дип сөйли мәктәпнең ревизия комиссиясе рәисе Дмитрий Алтухов. Аның ике баласы бу мәктәптә укый. Мәктәп бинасына инде 50 елдан артык. Анда районнардан килүчеләр өчен тулай торак та бар. Шуңа күрә гимназия капиталь ремонтка катгый рәвештә мохтаҗ.

Мәктәп аларга бармы да юкмы”

Дмитрий Алтухов һәм Роза Хәйрулина
Дмитрий Алтухов һәм Роза Хәйрулина
“Бу мәктәпнең ремонтына федераль дәрәҗәдә 6,3 млн. сум бюджет акчасы бүленде. Мәктәпне төзекләндерүгә Татинвестстрой подряд оешмасы алынды”, ди Алтухов. Аның сүзләренчә, әлеге оешманы Яшел Үзән администрациясе башлыгы Сергей Батин билгеләгән. Батин шулай ук бу көннәрне мәктәпкә журналистларны кертмәскә кушкан.

Татинвестстройның җитәкчеләренең берсе – Дмитрий Груздков. “Ремонт өчен аның оешмасы җаваплы булуга карамастан, аңа мәктәп бармы да юкмы, ул монда килеп тә карамады”, ди Алтухов Груздков турында.

Килешүгә күрә гимназиянең ремонты 15 августта төгәлләнергә тиеш булган. Ләкин подрядчы оешманың барлык көчләре июнь аенда коммерция объекты автовокзалга юнәлтелгән, чөнки Груздков аның хуҗаларыннан берсе булып тора.

Азатлык хәбәрчесе гимназиягә килгән вакытта анда Татинвестстрой генераль директоры урынбасары Анатолий Сарыгин дә бар иде. Ләкин ул безгә комментар бирүдән катгый рәвештә баш тартып, машинасына утырып китеп барды.

“Татинвестстрой – дәүләт акчаларын үзләштерә торган оешма”

Килешү
Килешү
Биредә Татарстан президенты аппараты каршындагы ришвәтчелек белән көрәшү шурасы әгъзасы Роза Хәйруллина дә бар иде. Аңа мәктәп укучыларының ата-аналары мөрәҗәгать иткән. Ул да килеп чыккан вазгыятьтән бер дә канәгать түгел. “Беренче сентябрьгә монда бер нәрсә дә әзер түгел. Укучылар монда ничек укырга тиеш?”, дип хафалана ул. Аның сүзләренчә, мәктәпнең ремонтсыз калуының берничә сәбәбе бар. Подрядчылар арасында конкурс, тендер оештырылмаган. Яшел Үзән администрация башлыгы Сергей Багин башка подрядчы оешма билгеләгән булса, алар үз эшләрен тиешле итеп башкарырлар иде, ди Хәйруллина. “Татинвестстрой – ул дәүләт акчаларын үзләштерә торган оешма”, дип ассызыклый ул.

Наилә Чибина
Наилә Чибина
Мәктәп мөдире Наилә Чибина уку башлануы турында борчыла. Аның сүзләренчә, подрядчылар капиталь ремонтны вакытында төгәлләмәгәнгә күрә, моны соңгы көннәрдә генә ата-аналар эшләргә мәҗбүр булачак.

Мәктәпне яклаучылар Русия һәм Татарстан президентына әлеге эш буенча мөрәҗәгать юллаган. “Бу бит татар гимназиясе, президентыбыз Рөстәм Миңнеханов милли җанлы кеше, ул бу эшкә ачыклык кертер, ярдәм итер дип өметләнәбез”, ди Дмитрий Алтухов. Беренче сентябрьдә ата-аналар килгәч, имзалар җыелып тиешле мөрәҗәгать прокуратурага да юлланачак.
XS
SM
MD
LG