Үзен “Татарстан мөҗәһидләре әмире Мөхәммәд” дип атаган кешенең интернетта чираттагы видео-мөрәҗәгате чыкты. Элекке ике видеоязма кебек үк, монысы да урманда төшерелгән. Мөрәҗәгатьне укучы ирнең артында гарәп язулы байрак эленеп тора, янында корал бар.
Видеоязманың авторы Татарстан мөселманнарын берләшергә чакыра һәм дәүләт шурасының “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турыдагы” канунга үзгәреш кертүенә каршылык белдерә.
Русия тикшерү комитеты Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Шептицкий сүзләренчә, әлеге язма, элеккеләре сыман ук, җинаять эше материалларына өстәләчәк.
Август ае башында интернетта чыккан беренче видео-мөрәҗәгатьтә үзен “Татарстан мөҗәһидләре әмире Мөхәммәд” дип атаучы шәхес, Казандагы террор гамәлләре аның әмере буенча оештырылды, дип белдергән иде. Хокук саклаучылар видеодагы кешенең исемен Рәис Мингалеев дип атый. Ул Вәлиулла Якупны үтерү һәм мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм оештыруда гаепләнде һәм федерал эзләүгә игълан ителде.