Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт халкына ода


Башкорт халкына ода
(Тарих казучыларына багышлыйм)

Кайда микән тау дөньяда,
Урал – тау кебек биек.
Була алмас бер халык та,
Башкортлар кебек бөек.

“Без татар”,- дигән булалар,
Башкорт аның асылы.
Җиде раса, тугыз милләт,
Безнең башкорт нәселе!!!...

Мадьярлары, мишәрләре,
Керәшеннәр, литвасы –
Алар бар да кысык күзле –
Башкорт булгач атасы.

Усал булган башкорт халкы,
Беркемгә баш имәгән.
Кемнәр белән көрәшсә дә,
Урысларга тимәгән.

Башкорт белән урыс кебек,
Мәңгегә яшә тату.
Башкорт өйрәткән урысны,
Шәһәр салырга, ату!

Сипкәнме борыч борынга
Башкорт төзүчеләре.
Татар балта чапкан, имеш,-
"Агач бозучылары!»

Үз җирен тутыргач башкорт,
Авыл – калалар тезеп,
Тирә – як наданнарына
Шәһәрләр биргән төзеп.

Сарытауны, Сарысуны,
Семберен Самарасын...
Үз акчасына төзегән
Башкорт аның барысын

Болгар, Суварны салу да,
Бар да башкортның эше...
Су бар. Канализация...
Уйланган һәр өлеше.

Аркаимны төзи башкорт,
Күз ачып, күз йомганчы.
Бүтәннәр кулыннан килмәс,
Тырышса да үлгәнче.

Тибә дулкынланып йөрәк,
Мәгәрәләргә керсәм.
Башкорт рәссаме тудырган
Шедеврларны күрсәм.

Башкорт сөйрәгән дөньяны
Таң калырсың эшенә.
Мисыр фиргәвеннәренә
Төзеп биргән кәшәнә.

Алар күмгән фиргәвенне
Төреп алтын кабыкка.
Мумиялар ясаганнар
Яндырмаска тәмугта.

Урал – таудан ташытылган
Кәшәнәнең һәр ташы.
Күргән инде күрмәгәнен
Башкорт белән ат башы.

Салып беткәч бәйрәм иткән
Мисырның чүл – даласы.
Кайчы белән тасма кискән
Мортазаның бабасы.

Унынчы гасыр башында
Җыелган мең көтүче.
Шул башкортлар бит беренче
Ислам кабул итүче.

Тояма – Токанава булган
Ул башкала исеме.
Ант иткәнлегенә шаһит
Муендагы "җисеме".

Башкортча язу тапмаган
Тарих казучылыры.
Суга сәнәк белән язган бит
Башкорт язучылары.

Ә Салаваты ни тора!..
Бөек даһи – пәйгамбәр!
Нобель премиясенә лаек
Кылган эше, туганнар!

Салават кырган байларны
Күтәреп яшел әләм.
Уң кулында булган кылыч,
Икенчесендә - каләм.

Аның язган шигырьләре
Үзәгеңне өзәрлек.
Күңел тула, мөмкин түгел
Еламыйча түзәрлек.

Пушкин үзен харап иткән
Натальяга өйләнеп.
Шигырьләр яза башлаган,
Салаваттан өйрәнеп.

Салават язган җырларны
Бөтен башкорт көйләгән.
Моцарт, Шуберт музыкага
Аннан килеп өйрәнгән.

"Атай", "әсәй",- дип үсәләр
Башкортның балалары.
"Ыггы" булган бар белгәне
Татарның бабалары.

Үз теле булмагач татар,
Йөргән шунда мыгырдап.
Үзенең көе булмагач –
Башкорт җырлары җырлап.

Татар мәдәниятьле мени-
Әлдә башкорт узаман!..
"Сарманын" да, "Шахтасын" да,
Башкортлардан урлаган.

Татарны башкорт өйрәткән,
Әлифне "Таяк",- диеп.
Башкорт мәдрәсәсенә килгән,
Татар чабата киеп.

"Башкорт булып язылһагыз,
Безнеңсә йырлаһагыз,
Бәдрәф директоры итәрбез
Ялынып һораһагыз".

"Башкорт килгәндә басып тор,
Горур башыңды иеп.
Башкортостаннан куарбыз,
Тормаһаң – "Агай,"- тиеп".

Җае чыкты – ач типтәрләр
Башкорт булып киттеләр.
Паспортында кемнәр "башкорт" -
Түрә булып беттеләр.

Мишәрләре, татарлары,
Илеш хәерчеләре.
Барсы да хәзер "лачанник",
Башкорт иярченнәре.

Илештә икән, туганнар,
Башкортларның оясы.
Башкорт итеп бетерделәр –
Чукынмасмы доньясы!..

Башкортка әйләнгәч район,
Күренеп алга китте.
Байлар ел да корым сала,
Татарлар... үлеп бетте.

"Алкаш исеме такмагыз
Аракы эсмәй башкорт,
Бүтәндәр барһы аңгыра,
Ә татардар – шыр манкорт".

"Татар һымак, тугандарзы
Урыстарга һатмайбыз.
Үрсейбез таракан кеүек
Төндә йоклап ятмайбыз".

"Башлы, эшсән беззең башкорт,
Актарабыз тау - ташын.
"Былсырак", - тип сәйнәмәгез
Көн дә бер балык башын".

"Йуынабыз, идән йәйдек –
Аяк һалып инегез.
"Грязный башкир" исемен
Беззән алыр инегез".

«Тидрәк үлеп бетһә татар,
Үдебед генә калырбыд.
Батша кеүек, көндә туйза
Рәхәт яшәй алырбыд".

------------------------------------------------

Буш хыяллар түгел, «Уку кирәк"...
Язык сезнең фикер – уегыз.
Безнең башлар бер казанда кайнар-
Озак бара алмас туегыз!

Мидхәт Әхмәтов («Төньяк – көнбатыш башкорты»)
Югары Яркәй авылы.
XS
SM
MD
LG