Чуашстанның 645 уку йортыннан барлыгы 20 меңләп мәгариф хезмәткәре "Русиядә мәгариф турындагы" яңа канунга ризасызлык белдереп мөрәҗәгатькә кул куйды. Укытучылар әлеге канун үзгәрешсез кабул ителгән хәлдә үзләренең болай да түбән булган социаль хәлләренең тагын да начараячагына борчыла.
Укытучыларның һөнәр берлеге канунга үз тәкъдимнәрен әзерләгән. Мәгариф хезмәткәрләре хәзерге социаль гарантияләрне саклап калырга, белемне арттырып яңа квалификация алу мөмкинлеген өч елга бер бирергә тәкъдим итә. Яңа канунга караганда белем өстәү һәм яңа дәрәҗә алу биш елга бер генә булачак.
Шулай ук укытучылар дәүләттән каралган минималь стипендия күләмен билгеләргә һәм халыкның бушлай белем алу хокукын калдырырга таләп итә.
Русия буйлап бу мөрәҗәгатькә ярты миллионнан артык укытучы кул куйган.
Әлеге канун Русиянең Дәүләт думасында яңа елга кадәр каралыр, дип көтелә.