Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенрусия мөфтияте идарә җитәкчесе итеп Фәһим Шәфиев билгеләнде


Пермь ягы мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин Бөтенрусия мөфтияте идарә җитәкчесе вазифасыннан азат ителеп, аның урынына Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев билгеләнгән.

Быелның июнендә бу мөфтият җитәкчелегендә низаг барлыкка килде. Президиум вәкилләре оешманың уставын үзгәртте һәм Хуҗинны вәкаләтләреннән азат итеп аның урынына Мордовия имамы һәм җәмәгать пулаты вәкиле Шәфиевны кую турында әйтте.

Бөтенрусия мөфтиятен оештыру башлангычында торган Хуҗин һәм аның тарафдарлары бу үзгәрешләр белән килешмәде.
XS
SM
MD
LG