Казан федераль университетының социология факультеты доценты Искәндәр Ясәвиев университет ректоры Илшат Гафуровның җинаятьчелеккә катнашы турында хәбәрләрне тикшерүне сорап тагын бер мәртәбә мөрәҗәгатьләр язган. Татарстан тикшерү комитетының һәм Вахитов районы прокуратурасының Гафуровка карата тикшерү эше ачарга хокукый нигез юк дигән карарлары Ясәвиевкә тапшырылганнан соң ул моның белән килешмичә яңадан да Мәскәүгә, Русия баш прокуроры Юрий Чайкага һәм Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итә.
Ясәвиевнең беренче мөрәҗәгатьләре дә башта Мәскәүгә юлланып, ноябрь аенда Мәскәүдән тикшерү өчен Казанга җибәрелгән иде.
Тикшерү оешмаларына мөрәҗәгатьтән соң декан урынбасары вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган Ясәвиев журналист Ирек Мортазинның “Новая Газета”да басылган “Комплекс кире кайта” мәкаләсе Гафуров белән бергә университетка да тап төшерә дип анда язылганнарны тикшерүне сорый.
Мәкаләдә Гафуров Алабуга шәһәр башлыгы булган чорда “29-нчы комплекс” исемле җинаятьчел төркем белән бәйләнештә торуда һәм киллер яллап кеше үтертүдә гаепләнә.
Казандагы тикшерүчеләр исә газетта басылган бу гаепләүләр генә тикшерү башлау өчен җитәрлек түгел дип узган атнада җинаять эше ачу өчен Ясәвиевтән конкрет гаепләүләр белән гариза кирәк булачагын әйткән. Шул ук вакытта алар, әгәр дә гаризада язылганнар расланмаса, яла ягу гаепләве белән сезнең үзегезне җинаять җаваплылыгына тартырга туры киләчәк, дип кисәткән.
Ясәвиев Мортазин мәкаләсендә язылганнар тикшерү үткәрү өчен җитәрлек нигез була ала дип саный. Бастрыкин белән Чайкага мөрәҗәгатьләрендә ул НТВ телевидениесе “Протест анатомиясе – 2” исемле фильм күрсәткәннән соң, тикшерү оешмаларының шунда ук оппозиция җитәкчесе Сергей Удальцовка каршы тикшерү эшләре ачуын, шул ук вакытта “Комплекс кире кайта” мәкаләсе нигезендә Гафуровны тикшерергә теләмәвен аңлый алмавын белдерә һәм тикшерү оешмалары канунны сайлап кына куллана дигән тәэсир кала, ди.
Ясәвиев Азатлык радиосына тикшерү оешмаларының нигә бер очракта медиа язмасы нигезендә тикшерү үткәреп икенче очракта үткәрмәве мантыйкка сыешлы түгел, диде.
Русиядә коррупциядә гаепләнүче югары җитәкчеләрне тикшерүләр дулкыны Гафуровка карата да тикшерү ачылуга ярдәм итәр дип уйламыйсызмы, дигән сорауны Ясәвиев, “Мин политолог түгел, кызганыч ки, берни дә әйтә алмыйм шул”, дип җаваплады.
Илшат Гафуров сишәмбе көнне университетның төп бинасы каршында протест пикетына җыелганнар янына чыгып “29-нчы комплекс” белән бәйләнеше булуы турында хәбәрләрне кире какты һәм үзен ректор итеп билгеләү алдыннан ныклап тикшергәннәрен белдерде. Гафуров шулай ук тикшерү комитетында үзенә карата бернинди шик калдырмаучы документлар булуын әйтте.