Accessibility links

Кайнар хәбәр

V корылтай: Вакыйгалар дисбесе

13:48 7.12.2012
Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазһаров сүз алды.
13:55 7.12.2012
Сүз Башкортстан милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Римма Үтәшевага бирелде. Уфа татарлары вәкиле "данлыклы генералга ияреп Пушкин телендә" сөйләячәген әйтте.
14:08 7.12.2012
Казанның 2нче татар гимназиясе мөдире Кәмәрия Хәмидуллина ана телендә укытуның әһәмяите турында сөйли.
14:20 7.12.2012
Русия ислам университеты ректоры Рәфик Мөхәммәтшинга сүз бирелде
14:31 7.12.2012
Бүләкләү башланды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың югары бүләкләрен, мактаулы исемнәрен тапшыра.
14:34 7.12.2012
Җырчы Зөлфия Камаловага (Австралия) Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
14:38 7.12.2012
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка конгрессның югары бүләге "Милләт каһарманы" исеме бирелде.
14:40 7.12.2012
Тәнәфес игълан ителде. Төшке аштан соң эш секцияләрдә давам итәчәк.

дәвам

XS
SM
MD
LG