Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
башкортстан
татарстан
кырым
татар-башкорт дөньясы
сугыш
Безне томаладылар
шәлкемнәр
әңгәмә
комментар
дини тормыш
пәрәвез
фән-фәсмәтән
киноханә
Дөнья хәлләре
татарча подкаст
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
2012 – фотоларда
30 декабрь 2012
Ватандашлар сугышларыннан, табигать казаларыннан алып панк протестларына һәм Олимпия уңышларына, галәмнән Җиргә сикерүләргә кадәр төрле хәлләрне күрсәтүче бу фотолар үтеп киткән 2012 елны сурәтли.
45
29 майда Киевның Үзәк тимер юл вокзалында Euro 2012нең рәсми тубын гәүдәләндерүче сын.
46
31 майда Белградта Сербиянең яңа президенты Томислав Николич (сулда) президент анты биргәннән соң аны элекке президент Борис Тадич тәбрикли.
47
Халыкара балалар көне алдыннан, 31 майда Кабулда бер малай танк көпшәсенә үрмәли.
48
2 июньдә Каһирәдә мәхкәмә Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткәннән соң Мөбәрәк тарафдарлары кайгырыша.
49
4 июньдә Лондонда британ патшабикәсе Элизабетның тәхеттә 60 ел утыруына багышланган концертта Чарльз шаһзадә патшабикәнең кулын үбә.
50
4 июньдә Казакъстанның Актау шәһәрендә 2011 елның декабрендә Жаңаозен чуалышларында катнашучыларны хөкем итү.
51
5 июньдә Киевта украина парламенты каршында оппозиция тарафдарлары полиция көчләре белән бәрелешә. Оппозиция төбәкләрдә урыс теленең кулланылуын арттыручы канунга ризасызлык белдерә.
52
6 июньдә Русиянең Иваново өлкәсеннән Венера күренеше. Бу астрономик күренеш тагын 105 елдан соң гына кабатланачак.
53
8 июньдә Варшауда Euro 2012 футбол беренчелеге ачылышы.
54
18 июньдә Каһирәнең Таһрир мәйданында Мисыр президент сайлавында җиңеп чыккан Мөхәммәт Мурси яклы хатын-кызлар аның сурәте төшерелгән кагәзьләр тарата.
55
8 июльдә Дагыстан башкаласы Махачкала үзәгендә хатын-кызлар гына ял итә торган пляжда яш мөселман хатын-кызлары ял итә.
56
11 июльдә Rolling Stones әгъзалары Мик Джаггер, Кит Ричардс, Рон Вуд һәм Чарли Уотс Лондонның The Marquee клубы алдында күмәк фотога төшә. Бу чара төркемнең 1962 елның 12 июлендә иң беренче җырын башкаруына 50 ел тулуга багышлана.
57
11 июльдә Кабулда хатын-кызлар күптән түгел бер яшь хатынның зинада гаепләнеп җәмәгатьчелек алдында үтерелүенә протест белдерә.
58
12 июльдә Союз ТМА-05М галәм корабы очышка әзерләү өчен Казакъстанның Байконур космодромына алып барыла.
59
12 июльдә Македониядә өч кыз Оһрид күлендә коена. Һаваның кызулыгы 40 дәрәҗәдән югарырак күтәрелгәч, күпләр елга-күлләр тирәсенә сыенды.
61
7 августта Көньяк Африка Республикасы тышкы эшләр министры Мэйти Нкоана-Машабане Преториада АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонны кабул итүгә багышланган кичәдә Клинтон белән бергәләп Африка халыклары көенә бии.
62
9 августта Петербурдагы концерты барышында Мадонна Русия хакимиятләренең гэйлар һәм леcбиларны эзәрлекләвенә ризасызлык белдерә.
64
17 августта Украинаның элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко эшендә ваемсызлыкта гаепләнеп ике елга иректәм мәхрүм ителгәннән соң мәхкәмәдән полиция машинасы белән алып кителә.
65
22 августта Сербиянең Дудово авылы янында кыргый табигать яна. Корылык һәм эсселек сәбәпле бу җәйдә Балканда күп кенә урманнар янды, авыл хуҗалыгына зур зыян килде.
66
30 августа Сүриянең Алеппо шәһәре янында оппозиция сугышчылары хөкүмәт көчләренең минааткыч һөҗүменнән кача.
дәвам
2012 – фотоларда
XS
SM
MD
LG