Татарстан гимны сүзләре бәйгесен уздыручы комиссия эшенә нәтиҗә ясалды. Гимн сүзләре өчен нигез итеп шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыре алынган, Гәрәй Рәхим аны эшкәрткән, Филипп Пираев урысчага тәрҗемә иткән. Бу хакта комиссия рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән сөйләштек.
– Римма ханым, гимнның музыкасы кабул ителгәнгә 20 ел узды, сүзләрен язу ихтыяҗы кайдан туды?
– Чынлап та 20 ел элек Татарстанның дәүләт гимны бары тик музыка өлешендә генә кабул ителгән иде. Ул – Рөстәм Яхин музыкасы. Сүзләре турында әле сүз булмаган иде, чөнки илнең кайда барачагы, республиканың нинди роль уйнаячагы, нинди урында булачагы әле билгеле түгел иде. Бүгенге көндә менә инде безгә бик күп кешеләр гимнга сүзләр кирәк дип мөрәҗәгать итте. Икенчедән, үземнең күргәнем бар мәктәпләрдә, уку йортларында рәсми рәвештә кабул ителмәгән Рамазан Байтимеров шигыренең сүзләре эленеп тора. Димәк, кешеләрнең җырлыйсы килә. Сүзләрен табарга кирәк дигән фикер йөри иде, инде безгә өченче елның ахырында Дәүләт шурасы президиумы махсус комиссия төзеп шушы бәйгене уздыруны йөкләде.
Шунысын да әйтеп китим, инде Казанда Универсиада якынлаша. Бәлкем шул да үзебезнең телебездә, хисләребезне күрсәтеп гимнны җырлый алу теләге дә моңа этәргеч булгандыр.
– Димәк, гимн Универсиадага кадәр кабул ителеп бетәчәк дип ышанырга була?
– Без узган елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр гимн сүзләренә бәйге уздырдык. Ул бик халыкчан бәйге булды. 200гә якын проектлар җибәрелде. Аны татарлар да һәм башка милләт вәкилләре дә язып җибәргән иде, чөнки ике дәүләт телендә булырга тиеш дигән шарт куелган иде. Һәм Татарстанда яшәүче генә түгел, ә башка Русия төбәкләреннән дә катнаштылар. Ул аноним рәвештә узды. Катнашучылар материалларын ике конвертка салып җибәрделәр. Беренче конвертта - гимнга текст проекты һәм үзләренең кодлары, ә икенче конвертта үзләре турында мәгълүмат.
Бөтен килгән материалларны тирәннән өйрәндек, берничә тапкыр укып чыктык, җырлап карадык. Кайбер проектлар Русия гимны музыкасына язылган иде, күрәсең ялгышып язганнардыр. Кайберләре Рөстәм Яхин музыкасына туры китермичә язылган иде. Кайберләре шуңарга чамалап язылган, әмма туры килмәде. Кайберләре бик көчле патриотик шигырьләр иде, татар халкының гимны булырлык шигырьләр дә бар иде, ләкин без ике телдә булырга тиешлекне истә тоттык һәм Татарстанда яшәүче бар халык кабул итәрлек, үз итәрлек сүзләр булырга тиеш дип уйладык.
Хәзер инде бәйге комиссиясе эшен тәмамлады. Без эшләгән проектны Дәүләт шурасының президиумына тапшырдык. Президиум аны карады һәм безгә эшне дәвам итәргә кушылды. Хәзер аны музыкага салырга кирәк. Ул музыканың бер генә нотасын да үзгәртеп булмый, чөнки ул инде канун буларак кабул ителгән. Шушы гимн сүзләре проектын киләсе сессиягә хор һәм симфоник оркестр башкаруында депутатларга тәкъдим итәргә ниятлибез. Ул сүзләр әле гимн булыр өчен депутатлар аны канун рәвешендә кабул итәргә тиеш.
Тагын шуны әйтәсем килә, Рамазан Байтимеровның "Туган ягым" дигән шигыренә язылган һәм “Туган ягым” дигән җыр буларак билгеле иде. Рамазан абый хәзер инде вафат. Ул әлеге шигырьне ТАССРның бер юбилеена 1970нче елларда язган булган. Бу күңелгә ята торган бик матур җыр, ләкин ул гимн түгел. Аңа гимн рухы җитми иде. Шул сыйфатларны булдыру өстендә эшләдек. Бүгенге чоргарак туры китердек. Аны Гәрәй Рәхим эшкәртте һәм урыс теленә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә итте.
– Рамазан Байтимеров шигырендә Татарстан дигән сүзләр юк, яңа гимн сүзләре проектында бу бармы?
– Татарстан дигән сүз әлбәттә бар. Татарстан сүзе булмаса ул бит республика гимны була алмый. Бу булырга тиеш дигән теләкне без бәйгегә килгән шигырьләрдән дә белдек. Күп кенә темаларны карап чыктык, халыкның нәрсә турында ишетәсе килә шуны бу гимн сүзләрен язганда истә тоттык. Кызганычка мин әлегә сезгә бу сүзләрне әйтеп бирә алмыйм, без әле аны халыкка чыгармадык, чөнки аны әле депутатлар кабул итмичә гимн булды дип чыгара алмыйбыз. Ниндидер проект дип кенә күрсәтергә кирәк дип тапмадык, бәлки әле үзгәрешләр булыр. Халык аны үз итәр һәм җырлар дип ышанып калабыз.
– Гимн нинди телдә башкарылачак?
– Татарстанда ике дәүләт теле бар һәм ул ике дәүләт телендә булачак. Без аны бердәм әсәр итеп эшләргә тырыштык. Аны аерырга да мөмкин булмасын иде дигән фикер белән эшләдек. Урыс һәм башка милләт вәкилләре дә татарча җырлана торган өлешен дә үз итеп өйрәнерләр һәм җырларлар дип ышанып калабыз.
– Гимн кайсы телдә башланачак?
–Татарча башлана. Ике куплеты - татарча, ике куплеты - урысча.
– Гимн проекты кабул ителә калса, аны кем башкарачак?
– Без аны хор башкарачак дип истә тотабыз, ләкин бу әле хәл ителеп бетелмәгән. Безнең иң көчле хорлар һәм симфоник оркестр бар, алар белән эшләрбез дип күз алында тотабыз.
– Кайберәүләр бу шигырьдә хис бар, әмма рух юк, диләр.
– Без бу турыда сөйләштек. Беренче июльдә безнең бәйгегә проектларны кабул итү тәмамланган иде. Һәм 31 декабрьгә кадәр бәйге комиссиясенең һәрбер утырышында бик күп бәхәсләшеп, төрле фикерләр әйтеп уртак тел таптык. Аның рухы бар. Без күп кенә республикаларның, башка илләрнең гимннарын карап чыктык һәм эшкә тотынганда ук моның бик авыр булачагы билгеле иде, чөнки күп кенә илләрдә андый бәйгеләр игълан ителеп, аның нәтиҗәсе булмаган. Без инде безнең гимныбыз кабул ителер дип ышанып калабыз.
– Шулай ук бу шигырьдә ямансулап, ятим дигән мескенлек халәтен чагылдыручы сүзләр күп, диелде.
– Мин аны мескенлек дип әйтмәс идем, чөнки Рамазан ага Байтимеровның тормышы җиңелләрдән булмаган кебек. Ул озак еллар Урта Азиядә яшәп кайткан һәм аның
дигән сүзләр ул чыннан да читтән туган җиренә сагынып кайткан кешенең сүзләре. Ләкин бу сүзләр яңа текстка кермәде, чөнки бар кеше дә бит читтә яшәп кайтмаган, Татарстанда туып, Татарстанда яшәгән кешеләр дә бик күп.
– Бу гимн сүзләре проекты кайчан кабул ителәчәк?
– Безнең 31 гыйнварда, иртәгә сессия. Без бу сессиягә өлгермәдек, чөнки яңадан партитурасын эшләргә кирәк. Бу моңарчы эшләнгән партитурага ятмады. Һәм бу эшне без Борис Трубин дигән композиторга тапшырдык.Ул бик көчле композитор һәм әлеге эшкә бик теләп алынды. Ул Рөстәм Яхинның укучысы һәм алар бик дус булганнар. Февраль башында эшләп бетерсә, шул айның сессиясенә керергә тиеш. Аннары инде аны канун буларак кабул итәрләр дип ышанасы килә.

Күпме юллар йөрдем дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады