Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газиз Гобәйдуллин


Г. Газиз, чын исеме Газиз Салих улы Гобәйдуллин – татар язучысы, галим-тарихчы.

Газиз Гобәйдуллин (1887-1938)
Газиз Гобәйдуллин (1887-1938)
Газиз Гобәйдуллин 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1895-1904 елларда Казанның “Халидия” мәдрәсәсендә укый, аннары сигез сыйныфлы гимназия курсы буеча өлгергәнлек аттестатына имтихан тотып, 1909 елда Казан университетының юридик факультетына кабул ителә. Бер елдан тарих-филология факультетына күчеп, аны 1916 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыга. Студент чагыннан башлап (1914) Октябрь инкыйлабына кадәр төрле татар мәдрәсәләрендә, мәдрәсәләрдә, Көнчыгыш академиясендә, Татар коммунистик университетында тарих фәне укыта. Бераз вакыт Баку университетының тарих кафедрасында эшли, башта доцент, аннары профессор була. Галим “Татар тарихы”, “Русия тарихы”, “Татарстанда сыйныфлар тарихы”, “татар әдәбияты тарихы” кебек хезмәтләр яза, бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Г. Газизнең беренче әдәби әсәре – “Марс, уян!” исемле хикәясе 1907 елда “Казан мөхбире” газетасында басыла. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Бигрәк тә 1913-1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда "Аң" журналы битләрендә әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.

Г. Газизнең хикәяләре күләм ягыннан кыска булып, алар һәммәсе дә диярлек юмористик яки сатирик рухта язылганнар. Инкыйлабтан соң язган хикәяләрендә (“Күмгән иде”, 1921; “Әхмәт байның тәһәрате”, 1922; “Фаҗигале төннәрдә”, 1923; “Бер көтүнең тарихы”, 1927; “Дәҗҗал көткәндә”, 1928; “Кәрим абзыйның хыялы”, 1929; “Эчке эмигрант”, 1929 һ.б.) әдип иске тормыштан “мирас” булып калган һәртөрле типларны сатира чыбыркысы белән камчылый.

Язучының сайланма әдәби әсәрләре 1958 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Хикәяләр" исемле китабында урын алган.

Газиз Гобәйдуллин кулга алына, 1938 елның 16 сентябрендә атып үтерелә.
XS
SM
MD
LG