Сәгать көндезге икедә инде Нурулла мәчете янында, элекке Печән базары мәйданы халык белән тулы иде. Урамның ике ягына да озын рәт итеп өстәлләр тезелеп куелган. Ярминкәгә урта һәм югары уку йортлары шәкертләренең кул эшләнмәләре белән беррәттән зәркәнчеләр, сәхтиян осталары, нәширләр үз продукциясен тәкъдим итте. Татарча язулы, милли бизәкле, Казанның күренешләре белән ясалган открыткалар, кулъяулыклар, бала киемнәре, чинаяклар белән беррәттән Лаеш осталары агачтан мәчет пазллары, каеп ясалган тартмалар, шкатулкалар сатты. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кызлары үзләре пешергән кабартма, өчпочмак, кыстыбый, кәбестә бөккәннәрен тәкъдим иттеләр. Шунда ук телегәннәр самовардан чәй эчә алды.
Алдан билгеләгәнчә, Печән базары чарасына килгән һәр кеше XX йөз башындагы килеш-килбәтен, төсен китереп киенеп килергә тиеш иде. Яшьләрнең күбесе бу тәкъдимне кире какмыйча, барлык килеш-килбәтләрен йөз элек булган модага туры китереп, киенеп килгән иде. Төрлелектән, кызык, үзенчәлекле типажлардан күзләр камашарлык булды. Авылдан шәһәрне күрергә, кызыл билле прәннек, крәнделләр ашарга килгән кызлар-апайлар, ыспай гына, модага туры китереп киенгән гимназисткалар, алыш-бирешне оста башкаручы сәүдәгәрләр, "Кемгә крәндил!?" "Татлы ризыкларны алырга ашыгыгыз!" дип киштә артында торучы җитез сатучы егетләр, яшел, кара бәрхеттән тегелгән кәләпүш киюче шәкертләр, 15 тәңкәле кара чәй өчен булса да иҗат итүче ялкынлы йөрәкле шагыйрь әфәнделәр, аларга мөкиббән китеп карап торучы булачак мөгаллимәләр, татар басмаларыннан кыю гәзитчеләр, нәширләр. Мәрҗәни мәчетеннән кайтышлый "яулык проблемасын 10 ел элек инде без хәл иттек" дип гәп коручы борыңгы абыстайлар, "Татарча киенегез, калфак – матур баш киеме" дип киңәш бирүче хиҗапка уранучы яучы апалар... Барысы да бар! Үзара сөйләшүчеләр дә “туташ”, “әфәндем” дип эндәшеп аралашырга тырышты. Бу күренеш Фатих Әмирханның "Хәят", "Фәтхулла хәзрәт" әсәрләрен хәтерләтте. Кем генә юк иде, Печән базары шау-гөр килде! Печән базары юлы уртасыннан арбасына кәбестә, бәрәңге, кишер төягән машиналар да бу манзараны бозмады, ямь генә өстәде.
Ярминкә буйлап яшь шәкертләр “Аң” журналын таратты. Бу санда шагыйрь Габдулла Тукайның үлемен хәбәр иткән язма, Печән базары турында язма һәм Тукай турында урыс телендә кызыклы фактлар турында язма урын алган.
Сәхнәдә бер-берсен алмаштырып шагыйрьләр чыгыш ясады. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев ялкынлы итеп милләт турында шигырьләрен укыды. Тамашаны Раил Өметбай алып барды. Ул йөз элек булган, Тукайның үлеменә бәйле төрле тарихи фактларны җиткерде.
Оештыручылар бу чарада 800дән артык кеше булыр дип фаразлаган, тәртип саклаучылар сүзләренчә, килүчеләр саны – 500-600 булган.
“Кешеләр без көткәнчә килмәве аңлашыла, чөнки Универсиада аркасында шәкертләрнең сессия вакыты, шуңа күпләр килә алмады, ләкин куанычлысы шул – татар чарасында яңа кешеләр, яңа йөзләр күп иде, аеруча дини яшьләр шактый булды. Кемдер матәм дип дога белән искә алды, кемдер матур күлмәкләрен күрсәтеп, тамаша карарга теләде, өченчеләре ярминкәдә әйберләр сатып алу максаты белән килде. Һәр кеше үзенә теләгәнен тапты.
Печән базарындагы чараны хәйрия проекты итеп үстерү нияте бар. Биредә сатучылар бернинди дә аренда түләмәде. Аларга файдалы булды, чөнки, гадәттә, милли эшләнмәләр белән сату итүчеләрнең үз кибетләре юк, ә биредә алар үзләренең сатып алучылары белән күрешә алды. Зәркәнчеләр дә бик канәгать калды, алар да сата алды, кызлар да ризыкларын сатып бетерде. Лаештан килүче осталарның да продукциясен “ә” дигәнче алып бетерделәр”, дип сөйләде яшьләр форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин.
Печән базары мәйданында машина хәрәкәте тукталмады, шуңа күрә дә бераз кыенлыклар туды, базар икегә бүленде. Мэрия дә, ЮХИДИ дә Казан үзәгендә тыгым барлыкка киләчәк дип юлны ябарга рөхсәт бирмәгән. Казан яшьләре бу чараны тулысынча үз көче белән ерып чыккан, хөкүмәт ярдәм итмәгән. Шулай да Камал театры, КФУның филология һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтлары, “Ялкын” журналы редакциясе булышкан.
Ярминкә ике сәгать дәвам итте. Сәхнәдән шагыйрьләрнең чыгышлары тәмамлангач тынлык урнашты, барсы да Тукайга дога кылды. Тамаша “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.