Кайчандыр татар милли хәрәкәтен оештыручылар, бу хәрәкәткә иярүчеләрнең байтагы инде вафат, кайберләренең исемнәре дә онытыла башлады. Шушы күренешкә юл куймау максатыннан оештырылды бу чара. Анда әйтелгәнчә, милли азатлык көрәшендә катнашкан, бу эшкә үзләреннән өлеш кертеп теге дөньяга күчкәннәрне барлау, хәтергә алу беренче тапкыр оештырылды.
Чаллының хәләл “Шифа” ашханәсендә узган чарада чаллылардан тыш Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендәге милли хәрәкәт оешмалары вәкилләре катнашты. Хәтер чарасын Казаннан Гомәр хәзрәт башлап җибәрде, аның фикерләрен Чаллыдан Каюм хәзрәт дәвам итте.
“Татарстан җитәкчеләре бәйсезлек юлында йөргән ватанпәрвәрләрне күптән онытты. Ләкин татар халкы аларны беркайчан да онытмаячак. Без милли аңны үстерүгә өлеш кертүчеләрне һәрвакыт хөрмәт белән искә алырга тиеш. Аларның исемнәре белән урамнарыбыз, мәйданнарыбыз аталсын. Татарларның асыл батырларына багышланган хәтер китабын булдыру зарур”, диде Каюм хәзрәт һәм милләт юлында йөреп азмы-күпме өлеш кертүчеләрнең, бүген инде бакыйлыкка күчкәннәрнең исемнәрен атады.
Бу исемлеккә хәтер чарасы барышында Рәфис Кашапов тагын башка исемнәр өстәде. “Төрле шәһәрләрдән шалтыратып торалар, үз каһарманнарын атауны сорыйлар”, диде ул. Без дә әлеге чарада әйтелгән исемнәрне күрсәтеп китәбез:
Милләт юлында йөргән, шуннан бакыйлыкка күчкәннәргә 30 май көнне Юныс Камалетдиновның да кушылуын тагын бер сызлану белән әйтеп киттеләр.
Чарада рәислек иткән Рәфис Кашапов беренче сүзне Чаллы милли хәрәкәтендә озак еллар катнашкан Дамир Шәйхразиевка бирде.
“Безне экстремистлар диделәр, балаларыбызга яулык бәйләп йөрмәскә куштылар. Кыскасы, ни булдыралар, шуны эшлиләр. Бу күренеш бездә нык каршылык тудыра. Шулай да түзәбез, тышка чыгармыйбыз. Мондый әшәкелек, кимсетүләр барыбер ташып чыгачак. Дин әһелләрен бер-берсенә каршы кую бара. Халкыбызның рухы көчле. Заманында без көрәшсәк, хәзер яшьләребезнең артуы да куанычлы. Көч алар кулында”, диде Дамир әфәнде.
Түбән Кама ТИҮе рәистәше Илдар Сәйфуллин:
“Милләтчеләрне искә алуны оештыручыларга Аллаһның рәхмәте яусын. Безнең бүген йөрәкләр уртак тибә. 90нчы елларда Чаллы, Түбән Кама дәррәү күтәрелде. Сезнең Зиннур Әһлиуллин бик йөрәкле егет. Аның шаукымына ияреп бик күп чара уздырдык. Бик күп кеше зыян күрде. Зур басымга карамыйча, Түбән Кама милли хәрәкәте бердәм булып калды. Ләкин татар милләтчеләре ахыргача бердәм була алмады. Татарстан дигән кораб дөрес юлдан тайпылды, капитанын алыштырып булмады. Читкә борылган корабны хәзер урыс империясе батуга алып бара.”
“Азатлык” яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин:
“Милли хәрәкәттә йөргән һәр кеше безнең өчен энҗе таш, кадерле. Без дәүләтчелегебезне торгызу юлына баскан кешеләр һәм Батыршаларның дәвамчылары. Без күп түгел, ләкин милләтне алга әйдибез. Бүген исемнәре телгә алынган шәхесләр бәйсезлекне күрмәде. Аларның балалары, оныклары мөстәкыйль Татарстанны күрер, дип ышанам. Киләчәктә бәйсезлек өчен көрәшүче һәр кешенең исеме махсус диварларга язылыр. Империя безне җиңә алмас. Илебездә бары Татарстан әләме генә җилфердәвенә өметләнәм. Юныс абый Камалетдинов бүгенге хәтер көнендә бакыйлыкка күчте. Аның урыны җәннәттә булыр, дип уйлыйм. Безнең кебек яшьләр булганда азатлык өчен көрәшүчеләр истә, хәтердә булыр”.
Чарада шулай ук “Азатлык” берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих, язучы Рәшит Бәшәр, язучы Кадыйр Сибгатуллинның хатыны Фәния ханым, язучы Рахмай Хисматулланың кызы Айсылу ханым һәм башкалар чыгыш ясады.
Чараны оештыручы Рәфис Кашапов “урам җыеннарында, ачлык мәйданнарында катнашкан, инде арабыздан киткән милләттәшләребезгә хәер-догаларыбыз барып ирешсен иде. Кемнедер оныттыгыз, дигән үпкәләүләр булмасын өчен, менә шушындый хәтер чарасы һәр елны һәр шәһәрдә узсын”, дигән теләген җиткерде.

Марат Мөлеков Исхак Лотфуллин Вафирә Гыйззәтуллина Әбрар Кәримуллин Равил Фәхретдинов Фәрит Хәбибуллин Гаяз Малихов Илдар Хаҗиев Ирек Диндаров Сания Сабитова Нәфис Гайфиев Габдрахман Җәләлетдинов Йосыф Җимангулов Васыйл Мәрдәнов Рахмай Хисматуллин Кадыйр Сибгатуллин Илһам Әминов Рәшит Хафизов |
Рәшит Галимов Исламия Гыйрфанова Шамилә Галиуллина Рәсмия Котдусова Халисә Фәрхетдинова Вил Хәсәншин Шәүкәт Таштабанов Рәфыйк Җәләлетдинов Рәфис Шәрифуллин Тәзкирә Шәрипова Рәшит Ягфәров Әхтәм Гәбделхаков Фәрит Мөдәррисов Марсел Зиннәтуллин Фәрит Фәтхуллин Гөлсирә Фатиева Әхмәт Илясов Рим Абдулла улы |