14:54
10.7.2013
Универсиада паркында бүген "Кызыл тасма көне" үткәрелә. Ул AIDS/СПИД авыруына каршы көрәшкә багышлана #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 10, 2013
14:01
10.7.2013
--социаль челтәрләрдән
23:43
9.7.2013
Казанда бик көчле яңгыр булды. Шәһәрнең бу өлешендә Универсиаданың машинада йөзү ярышларын оештырырга була #kazan2013 pic.twitter.com/da0hqPbO03
— guilfanr (@guilfanr) July 9, 2013
19:12
9.7.2013
Казанда көчле яңгыр нәтиҗәсендә Универсиаданың халыкара мәгълүмат үзәген су баскан. Бу хәлне күрүчеләр әйтүенчә, гипс һәм картоннан эшләнгән түшәмнең бер өлеше җимерелеп төшкән. Эсколаторлар туктатылган, электр уты белән тәэмин итүне өзгәннәр. Үзәктә булганнар урамга чыгарылган.
-- Life News
-- Life News
18:54
9.7.2013
Көрәшче Азамат Лайпанов һәм Кытай йөзүчесе Тянь Цинь медалләрен ватканнан соң Гознак белгечләре Универсиадага әзерләнгән барлык өч мең медальнең ныклыгын яңадан тикшереп чыгачак. дәвам
17:38
9.7.2013
Универсиадада тагын бер татар алтыны! Алия Мостафина гимнастикада беренчелекне алды.
"Әллә нинди кызыклар килеп чыга монда. Бөтен зал "Россия" дип кычкырса, без "Алия" дип тамак ертабыз, Татарстан байракларын болгыйбыз. Баксаң, безнең өстә генә Мутко белән Латынина утыра. Мутко, бахыр, тешен кысып утырадыр инде..)"
-- Гөлназ Бәдретдин
"Әллә нинди кызыклар килеп чыга монда. Бөтен зал "Россия" дип кычкырса, без "Алия" дип тамак ертабыз, Татарстан байракларын болгыйбыз. Баксаң, безнең өстә генә Мутко белән Латынина утыра. Мутко, бахыр, тешен кысып утырадыр инде..)"
-- Гөлназ Бәдретдин
17:28
9.7.2013
Хәзер Казанда Veli'Kның 7 прокат урыны бар, анда барлыгы 100 велосипед тора. Казансу ярбуен рәткә керткәч, анда да ачу карала #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 9, 2013
17:28
9.7.2013
Veli'K челтәре велосипедларын куллану Казанда уңышлы гына бара. Вице-мэр Прокопьев әйтүенчә, көн саен 500ләп сәпид алына икән #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 9, 2013