Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәүдәт Сөләйманов: "Сәләт" "Селигер"га охшатып үзгәртелә"


"Сәләт" форумы тәмамланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00

"Сәләт" үз тарихында иң күп кеше җыйды – быелгы форумда биш мең кеше катнашты. Оештыручылар аның форматын "Селигер"га охшатып үзгәртергә тели. Анда әзер проектларны үстерүгә басым ясаячак.

17 августта II Халыкара “Сәләт” яшьләр уку-укыту форумы тәмамланды. “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, ул үз максатларына иреште.

«Форумга әзерлек ел дәверендә бара. 25 июльдән бирле монда оештыру эшләрендә 300 кеше катнашты. Форум көннәрендә кеше саны артып торды, президент килгән көнне биш мең кеше булды”, диде Җәүдәт Сөләйманов.

Форумда белем бирү өлкәсенә зур басым ясалган иде. Яшьләр өчен төрле шәһәрләрдән килгән тренерлар биш көн дәвамында мастер класслар уздырды, ачык лекцияләр укыды. Форумда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башкалар кунак булды.

“Нәтиҗәләргә килгәндә, иң элек шуны әйтергә кирәк – “Сәләт” форумы үзенең куйган максатларына тулаем иреште. Сыйфат ягыннан да, оештыру ягыннан да. Теләгәннәр өчен семинарлар, татар теле лабораториясе эшләп торды. Белем алу, интеллектуаль уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни конкурсларны бергә кушкан зур чара булды”, дип сөйләде “Сәләт” проектлары җитәкчесе.

Сөләйманов әйткәнчә, киләчәктә «Сәләт» форумының форматы үзгәрәчәк. «Ул "Селигер" форматында үсәчәк. Яшьләр бирегә үзләренең төрле әзер проектларын алып килеп, үстереп, биредә аларны яклаячаклар», ди Җәүдәт Сөләйманов.

Җәүдәт Сөләйманов: "Сәләт" форумының форматы үзгәрәчәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00
XS
SM
MD
LG