Ерак Көнчыгышның су баскан төбәкләрендә гадәттән тыш вазгыять тәртибе кертелде. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Владимир Пучков кушуынча, каза нәтиҗәләрен төзәтү төркеме төзелде. Ул төркемгә төбәкнең үзендәге, шулай ук Идел буе, Мәскәү һәм Ерак Көнчыгыштагы коткаручылар керә. Ерак Көнчыгышның гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ярдәмгә өстәмә хәрбиләр һәм хәрби техника китерелде.
Хабаровски краенда исә соңгы берничә дистә елдагы иң зур су басулар дәвам итә. Сентябрь аенда Амур елгасында су биеклеге моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Мисал өчен, Амурдагы Комсомольски шәһәре янында Амур суы биеклеге 913 сантиметрга җитте. 13 сентябрь көнне су биеклеге төшә башлый дигән хәбәр килде. Ләкин крайның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе шатланырга иртә, Амурда су биеклеге кабат күтәрелергә мөмкин дип фаразлый. Якын көннәрдә Амурда су биеклеге 920-940 сантиметрга җитәр дип көтелә.
Ул арада Яшьлек шәһәрендә Кече Хапсоль, Хорпински бистәләре күптән су эчендә йөзә. Җиңү бистәсенең су баскан өч урамында яшәүчеләр өйләреннән вакытлыча тору урынына күчерелде. Су баскан Менделеев бистәсенә инде бер атна җәмәгать транспорты йөрми. Ул гына да түгел, Яшьлек бульвары, Хезмәт аллеясы, Тынычлык, Интернациональ урамнарын өлешчә су басты.
Соңгы көннәрдә Амурдагы Комсомольски шәһәре Мылки бистәсендә вазгыять аеруча катлауланды. Мылки күле ярында төзелгән дамбада көн-төн йөзләгән коткаручы, хәрби һәм волонтерлар эшли. Алар арасында Уфадан килгән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә бар. Илнур Латыйпов:
– Безнең отрядта барысы 25 кеше. Быел җәй бөтенләй өйдә булмадык дип әйтергә була. Башта Казанда Универсиада вакытында тәртип сакладык. Аннан су басулар башлану белән Амур өлкәсенә җибәрделәр. Маҗаралар күп булды анда. Безне җибәргән җирдә 2 атнага оныттылар хәтта, ярый әле үзебез белән аз булса да кирәк-яракны алган идек. Ә инде Амурдагы Комсомольскида эш бик яхшы оештырылган. Бар җирдә тәртип. Эшкә безне иң кирәк урынга куялар, әлеге вакытта Мылки дамбасында һәм су баскан Парк бистәсендә чиратлап 6шар сәгать эшлибез. Аннан ял итәбез, яшәү-ашау бар да яхшы, зарланырлык түгел. Шулай да бу зур бәла-каза тизрәк үтеп китсен иде дә, көннәр ныклап суытканчы туган якларга кайтырга иде, дип сөйләде.
Әйтергә кирәк, Амурдагы Комсомольски халкы үзе дә кемнәндер ярдәм көтеп тик кенә ятмый. Көн саен Амур, Силинка елгалары, Мылки күле ярында дамбалар төзүдә меңгә якын ирекле ярдәмчеләр эшли. Шәһәрдә сентябрь башында иреклеләр штабы булдырылды, ул Яшьләр йортында урнашкан. Волонтерлар җитәкчесе Сергей Шишкин сөйли:
– Эшли башлауның беренче көнендә бары 20 кеше җыелды. Миңа ярдәмгә Яшьләр йорты хезмәткәрләре килде, радио-телевидение аша мәгълүмат бирдек һәм тиз арада ирекле ярдәмчеләр саны 500дән артып китте. Көн саен төрле яшьтәге иреклеләр штабта җыела һәм төрле урыннарга эшкә китә. Безгә шалтыратып белешеп, турыдан-туры эш кулы кирәк объектларга китүчеләр дә шактый. Мәктәп балалары ком тутырган җирдә капчык авызы тотып тора яисә кешеләргә мәгълүмати кәгазьләр таратып йөри. Алар көненә бары 2-3 сәгать эшли. Студентлар, өлкән яшьтәгеләр капчыкларга ком тутыра, дамбалар төзи, су баскан йортлардан күчерелгән халыкны кабул итү пунктлары әзерли. Амурдагы Комсомольски халкы битарафлардан түгел, каза күрүчеләргә кирәкле әйберләр дә китерәләр. Су астында калмас өчен кулган килгәннең барын да эшлиләр.