17 ноябрьдә Казан һава аланында җимерелеп төшкән Boeing 737-500 очкычы 23 ел кулланылышта булган. Шушы вакыт эчендә аны җиде авиаширкәт кулланган.
Әлеге Boeing-ның беренче очышы 1990 елның 18 июнендә була. Шул ук елны ул Euralair дип аталган чартерлы авиаширкәткә күчә.
1992 елда лайнерны Air France ширкәте лизингка ала.
2001 елда Бразилиянең Rio Sul идарәсендә булганда Boeing 737-500 беренче җитди казага тарый. Бразилиянең Белу-Оризонте һава аланына утырырга җыенганда ул төшү юлына кадәр җиргә тиеп ала, соңыннан юлга каты итеп бәрелә. Очкычта булган барлык 108 кеше дә исән кала, ләкин очкыч үзе зур зыян күрә.
Җитди ремонттан соң аны урта яки түбән дәрәҗәле авиаширкәтләр генә куллана башлый.
2005 елда аны Романиянең Blue Air ширкәте арендалый.
2008 елда Болгарстанның Bulgaria Air авиаширкәте куллана башлый. Ярты елдан, 18 декабрьдә, шулай ук лизинг нигезендә ул болгарлардан "Татарстан”" авиаширкәтенә күчә.
Һавадагы "Булгария"
Болгарларда кулланылышта булган вакытта очкычка BULGARIA AIR дип язылган булган. Бу исем Татарстандагы башка бер фаҗига белән бәйле: 2011 елның 10 июлендә Иделдә "Булгария" исемле көймә батып, 122 кешенең гомере өзелә. Boeing фаҗигасы да, "Булгария казасы" да якшәмбе көнне булды.
Икенче каза: 2012 ел, Татарстан
Татарстан авиаширкәте паркында булганда бу Boeing кабат казага тарый. 2012 елның 27 ноябрендә Казаннан Мәскәүгә юнәлгән очкыч һавага күтәрелеп 20 минут узганнан соң өлешчә аның герметизациясе бозыла. Экипаж кире Казанга кайтырга карар итә. Уд чакта бер кем дә зыян күрми.
"Татарстан" ширкәте Boeing 737-500 очкычларын үз паркыннан узган елны ук чыгарырга теләгән булган.
"Татарстан" һава юлларының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова белдергәнчә, лайнер очыш алдыннан техник яктан төзек хәлдә булган. Соңгы очышында аны тәҗрибәле пилотлар идарә иткән: командир Рөстәм Салиховның 21 ел, икенче пилотның 23 ел очу тәҗрибәсе булган.

Өч елдан ул Uganda Airlines африкан ширкәтенә арендага күчә. 2000 елдан башлап очкыч Rio Sul бразил авиаширкәтенә хезмәт күрсәтә.
Беренче каза: 2001 ел, Бразилия
Белешмә: Boeing 737 – дөньяда иң киң таралган тар фюзеляжлы юлчы очкыч. АКШтагы Boeing авиаширкәте тарафыннан 1967 елдан бирле җитештерелә. 2012 кадәр барлыгы 7320 очкыч ясалган, тагын 2845 очкыч ясала.