Русия президенты Владимир Путин сепаратизмга чакыру өчен аерым төрмә җәзасы дигән маддәне Җинаять кодексына кертү турындагы канунны имзалады.
Сепаратизмга чакыру өчен биш елга кадәр төрмә җәзасы бирү канунын Русиянең Дәүләт думасы 20 декабрь кабул иткән иде.
"Русиядә сепаратизмга чакыру" маддәсе нигезендә гаепләнгәннәр 300 мең сум штраф, 300 сәгать мәҗбүри хезмәт яки өч елга кадәр төрмә җәзасына хөкем ителәчәк. Сепаратизмга чакыру мәгълүмат чаралары аша, шул санда интернетта алып барылган булса, андый очракта гаепләнүчегә биш елга кадәр төрмә яный.
Канун 2014 елның 9 маенда гамәлгә керәчәк.