XIX гасыр ахырында француз рәссамнары XXI гасырда дөньяның нинди булачагын фаразлап караган. Жан-Марк Кот һәм башка рәссамнарның эшләре 1899 елда Париж дөнья күргәзмәсендә күрсәтелгән, аннары тәмәке һәм сигара капларына куелган. Бу рәсемнәрдә автоматлаштырылган чәчтарашлардан алып оча торган полиция хезмәткәрләренә кадәр сурәтләнә.