Киев үзәгендәге урамнарда 18 февральдәге бәрелешләрдә егермеләп кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителде. Хакимият көчләре тарафыннан да югатлулар бар. Оппозиция җитәкчелеге сишәмбе көндезге бәрелешләрдә кимендә 150-ләп демонстрацияченең яралануын, утызлабының авыр хәлдә булуын белдерде. Эчке эшләр министрлыгы кимендә 13 милиция хезмәткәренең хастаханәгә салынганлыгын белдерде.