Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр мәсьәләсенә тарихчылар ачыклык кертерме?


Кершеннәр "Туганайлар" газетасын яратып укый
Кершеннәр "Туганайлар" газетасын яратып укый

Керәшен ветераннары хәрәкәте башлыгы Аркадий Фокин республика керәшен оешмасын татарлаша баруда һәм керәшен этнонимы мәсьәләсен кайгыртмауда гаепләгән иде. Республика оешмасы идарәсе вәкиленең моңа үз карашы.

Аркадий Фокин Азатлыкка биргән әңгәмәсендә керәшеннәр татарлардан үзгә халык булып аерылырга тиешлеген һәм бу өлкәдә республика керәшен иҗтимагый оешмасының бернәрсә дә эшләмәвен әйткән иде. Республика оешмасы идарәсе вәкиле Татьяна Дунаеваның моңа үз карашы.

Татьяна ханым, сез керәшеннәр аерым халык булырга тиеш дип саныйсызмы?

– Иң беренче чиратта керәшеннәрнең тарихы өйрәнелмәгән, ул керәшеннәрнеке генә түгел, төрки халыкларның барысының да тарихы өйрәнелмәгән. Дөресрәге җитәрлек өйрәнелмәгән. Менә хәзерге вакытта бу өлкә өйрәнелә башлады. Уйлавымча, тарихчыларга менә шушы мәсьәләләрне күтәрергә кирәк.

Элек "Сез татарлар, сез яңадан исламга кайтыгыз", диделәр. Керәшеннәр әйтте: "Без мәҗүсилектән христианлыкка күчтек", диде. Аннары "чукынган татарлар" диюләре ничектер сүгенү сүзенә охшашрак. Чукынган дигән сүз.

Хәзәр, болгар каганатында да православлар булган, хәтта берничә хан православ булган. Менә шуңа безнең төп тамырлар шуннан килә, диләр. Хәтта бу керәшен җырларында да сакланып калынган.

"Керәшеннәр кем дип сорасагыз, болгарлардан килә нәселе" дигән җырлар да бар.

Хәзерге вакытта бу төрки тарихны өйрәнү бара, Татарстанда бит XVIII гасыр гына өйрәнелгән иде, тарихчы Фәйзелхак Ислаев керәшеннәрне чукындыру турында фәнни эш яклады. XVIII гасырда чукынганнар кире исламга кайтып бетте. Мин Явыз Иванның Казан ханлыгын алгач та өченче көнне язган хатын укыдым һәм анда "старокрященныйлар" турында язылган иде. Димәк алар Казанны алганчы ук булган дигән сүз.

Икътисад, социаль мәсьәләләргә килгәндә, республика белән бергә хәл итеп була. Безнең республикада гел генә керәшен авыллары бик сирәк. Алар инде башка халыклар белән кушылып яши. Шуңа Татарстанның башка халыклары белән бергәләп яшәүне хуп күрәм. Үзләренең Питрауларын да үткәреп, "Бәрмәнчекләрен" дә үстереп, шул "Бәрмәнчек" ансамбле аркылы керәшен җырларын башка өлкәләргә һәм чит илләргә дә чыгару яклымын.

Димәк, сез Фокин әйткәнчә, керәшеннәрнең татарлардан аерылып чыгуы төп бурыч түгел дип саныйсыз?

– Керәшен дип язылырга 2002 елда рөхсәт булды. Шул вакытта безнең Аркадий Васильевич Фокин президент идарәсенең милли мәсьәләләр бүлегендә утыра иде. Менә шул вакытта керәшеннәр дип язылырга рөхсәт булганнан соң, шушы хәбәр районнарга барып җитмәде. Ул вакытта Фокинга ныклап эшләргә иде. Керәшеннәрне аерым халык дип язарга теләүчеләр арасында Аркадий Васильевичның эшне ахырга кадәр алып барып җиткермәде, диючеләр булды.

Хәзерге вакыттагы мөрәҗәгатьләрендә Фокин: "Бернәрсәгә карамыйча шушы керәшен мәсьәләләре белән йөрибез", ди. Менә теге дөньяга күчкән Николай Демьянович Григорьев дигән кеше: "Үзенең вазифасыннан алынса алынсын иде, әмма шушы мәсьәләне ул хәл итәргә тиеш иде" дип аны гафу итә алмады. Менә хәзер инде ул республика оешмасы эшләми дип йөри. Бар эшләгән эшләр дә бит әле шушы керәшен оешмасы аркылы бара. Миңа калса, бөтен керәшеннәрне җыеп Питрау үткәрү бер дә начар түгел. Ул аларның ничек яшәвен күрсәтә.

Фокин керәшен авылларына юл салынмаган, газ кертелмәгән, ди.

– Ул якларга карарга кирәк. Төрле якларда төрлечә. Юллар хәл ителмәгән авыллар бар.

Республика оешмасы идарәсенә кергән 26 кешенең 18е түрә ди. Казан оешмасында бер генә түрә дә юк, ди.

– Казан оешмасында ул мөмкин түгел, чөнки анда "женщины третьего возраста". Анда яшьләр юк. Республика оешмасы идарәсендә югары уку йортында укытучылар бар, ул түрәме – белмим. “Туганайлар” газеты баш мөхәррире бар, анда түрә түгелләр бик күп...

Сез үзегез Казан оешмасына кермисезме?

– Юк кермим. Мин элек анда керә идем. Казан оешмасы эше үзара җыелышып бәйрәм үткәрүгә кайтып калды. Элек керәшеннәрнең бернәрсәсе дә булмаганда, әлбәттә, бу яхшы иде. Хәзер бу төп бурыч түгел. Зуррак мәсьәләләрне республика оешмасы хәл итә башлады.

Аннары хәзер бит яшьләр оешмасы оешты. Алар республика оешмасы каршында хәрәкәт итә. Алар лагерьларга җыенып баралар, фестивальләр үткәннән соң, 20 кеше шушы оешмага язылды, диделәр.

Керәшеннәр арасындагы бу каршылыкның сәбәбе нәрсәдә дип саныйсыз?

– Республика оешмасын ул хөкүмәт тарафлы дип гаепли. Хакимияткә кешеләрне без сайлыйбыз бит инде, аларга үз таләпләребезне җиткереп бергәләп эшләргә кирәк. Мәскәүгә барып хәлләрне Рәис Сөләйманов аркылы хәл итеп бетереп булмый.
XS
SM
MD
LG