19:09
19.3.2014
ПУТИН КЫРЫМДА ПЕНСИЯНЕ АРТТЫРЫРГА КУШТЫ--
Русия президенты Владимир Путин Кырым ватандашларына пенсияне Русиядәге дәрәҗәгә кадәр арттырырга боерык бирде.

19:59
19.3.2014
ХАТИДЖЕ АПА СУГЫШТАН КУРКА [ВИДЕО]--
23 ел элек Үзбәкстаннан туган җире Кырымга әйләнеп кайткан кырымтатар хатыны Хатидже апа сугыш чыгудан куркуын белдерде. Радиобызның урыс бүлеге хәбәрчеләре Кырымда булып андагы кешеләрнең тормышы белән танышты.

20:20
19.3.2014
КЫРЫМНЫҢ 2000 ЕЛЛЫК ТАРИХЫ 2 МИНУТТА [ВИДЕО]--
Кырым ярымутравы тарих дәвамында төрле идарәчеләр аркылы үткән. Менә бу видеода аларны хронология белән карап чыгарга була.

14:38
20.3.2014
43 КАМАЗ МАШИНАСЫ ҺАМАН "ПРАВЫЙ СЕКТОР" КУЛЫНДА [ВИДЕО]--
Украин милләтчеләре тоткарлаган КамАЗ машиналарын кайтару өчен эшлекле төркем әле дә төзелмәгән. Бу хакта Газета.ру "КамАЗ" тышкы сәүдә ширкәтенә сылтама ясап хәбәр итә.
"Правый сектор" вәкилләре Чаллы компаниясенең техникасын берничә көн элек тоткарлаган иде. Милләтчеләр белдергәнчә, машиналарның тиешле документлары булмаган.

15:50
20.3.2014
ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН СТРАСБУРГТА КЫРЫМ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘК--
Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин якшәмбедә Страсбургка барып, Европа берлеге җирле хакимиятләр конгрессының чираттагы утырышында катнашачак. Бу хакта "Бизнес Онлайн" хәбәр итә.
Парламент спикеры сүзләренчә, утырышта Русияга басым ясар өчен Кырым темасы да күтәреләчәк. Мөхәммәтшин бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы белән киңәшеп, каршы аргументлар әзерләп куйган. Кырымны Русиягә кушуны ул "дөрес адым" дип атый.
Менә кызык булыр иде, Европа берлеге дипломатлары Мөхәммәтшиннән Русиянең Татарстан белән килешүләрен никадәр үтәгәне белән кызыксынса...

17:18
20.3.2014
КЫРЫМДАГЫ ЧИТ ИЛ ЖУРНАЛИСТЛАРЫ ТОРМЫШЫННАН БЕР КӨН [ВИДЕО]--
"Референдумның беренче нәтиҗәләре". (Игътибар, сүгенүләр бар)

17:55
20.3.2014
434КӘ КАРШЫ БЕРӘҮ--
Русия дәүләт думасы Кырым һәм Акъярны (Севастополь) кушу килешүен раслады. 434 депутат хуплап тавыш биргән. 1 депутат (Илья Пономарев) каршы чыккан.

18:46
20.3.2014
ИРТӘГӘ ГАСПРАЛЫНЫҢ ТУУЫНА 163 ЕЛ--
21 мартта татар һәм төрки дөньяда танылган бөек галим, мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралының тууына 163 ел була.