Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

17:16 24.3.2014
БЕЛБЕК ОФИЦЕРЫ ФИКЕРЕ--

Һөҗүм белән алынган Белбек хәрби бүлеге офицеры һөҗүмнең ничек булганын яза.
18:34 24.3.2014
МГИМО ПРОФЕССОРЫ КЫРЫМГА КАРАТА ФИКЕРЕ ӨЧЕН ЭШТӘН КУЫЛГАН--

МГИМО профессоры Андрей Зубов Русиянең Кырымга карата позициясен тәнкыйтьләгән өчен эштән алынган. Зубов элегрәк тә Мәскәү сәясәтен тәнкыйтьләп килде. Кайбер чыганаклар аның эшеннән алынуын хәбәр итте. Ләкин МГИМО бу хәбәрләрне кире какты һәм Зубовка кисәтү ясады.
18:54 24.3.2014
АКМӘЧЕТТӘ ХАЛЫК РУСИЯ ПАСПОРТЫ АЛЫРГА ЧИРАТТА ТОРА--

Акмәчеттә (Симферополь) Русия паспортлары бирәләр. Кешеләр аның өчен чиратка тезелгән.

20:29 24.3.2014
КЫРЫМТАТАРЛАРЫ ҮЗ РЕФЕРЕНДУМЫН УЗДЫРЫРГА НИЯТЛИ--

Аның нәтиҗәсенә карап киләчәктә нинди юнәлештә эш итәчәкләрен билгеләячәкләр. Бу хакта бүген кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев белдерде.

Аның сүзләренчә, 29 мартта кырымтатар корылтае узачак. Анда кырымтатар халкының үзбилгеләнү мәсьәләсе күтәреләчәк.

Референдум мәсьәләсе әле төгәл билгеләнмәгән, ләкин ул Украина канунына каршы килмәячәк, ди Җәмилев.
20:47 24.3.2014
КЫРЫМ ГАЗАПЛАУЛАРЫ: КИСЕЛГӘН КОЛАК, ЭЛЕКТР ТОГЫ, РУСИЯ ГИМНЫ [ФОТО, ВИДЕО]--

Кырымда Русия яклы активистлар һәм хәрбиләр украин активистларын тоткынга алганнар иде. Аларны вәхшиләрчә газаплаганнар: ток тоттырганнар, колагын кискәннәр, аякларына атканнар һ.б.

14:57 25.3.2014
"АЗАТЛЫК"НЫҢ КЫРЫМ САЙТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ--

Азатлык радиосының Кырымга багышланган сәхифәсе эшли башлады. Ул кырымтатар, украин һәм рус телләрендә хезмәт күрсәтә.
16:54 25.3.2014

УКРАИНА САКЛАНУ МИНИСТРЫН ЭШТӘН АЛДЫ--

Югары Рада саклану министры Игорь Тенюхны эштән алды. Аның вазифасын вакытлыча башкаручы итеп генерал-полковник Михаил Коваль билгеләнде.

17:35 25.3.2014
АТР ХУҖАСЫНА БАСЫМ БАШЛАНА?--

Журналист Айдер Муждабаев АТР каналы хуҗасы Ленур Ислямовка карата медиа-һөҗүмнәр башланды, ди. Ридус порталы аны радикаллар белән бәйле дип яза. Ислямов үзе Русиядә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

дәвам

XS
SM
MD
LG