"Соңгы вакытта Татарстанның кинәт кенә уянып китүе миңа бераз сәеррәк тә тоела башлады", дип сүзен башлады тарихчы Дамир Исхаков Казанда узган бер күргәзмәнең ачылышында журналистлар сорауларын җаваплап.
"Әле берничә көн элек кенә безнең сәяси җитәкчеләр тиз генә Кырымга барып кайттылар. Һәм шуннан соң Кырым белән Татарстан арасындагы элемтәләрне ныгытырга кирәк дигән идеяны әйттеләр дә ул өлкәдә эшли дә башладылар. Билгеле, бу идея идея буларак бик яхшы. Мин моны хуплыйм. Моннан ике ел элек Бөтендөнья Татар конгрессы андый идея белән йөреп караган иде. Ул вакытта Русиягә Кырым да, Кырым татарлары да кирәк түгел иде. Ә бүген сәясәт кире якка борылып, Русиягә Кырым да кырымтатарлары да кирәк булып чыкты. Шуңа күрә бу яктан чыгып караганда, Татарстанга Кырым белән мөнәсәбәтләрне урнаштырырга тырышу ул файдалы әйбер. Сәясәт кайсы якка борылыр монысы әле билгеле түгел. Бәлки мин уйлаганча, Русия теләгән эшләр барып та чыкмас әле", дип сүзен дәвам итте ул.
Дамир Исхаков фикеренчә, ни генә булмасын, Кырым татарлары белән Татарстан арасында һәм татар милләте арасында элемтәләр кирәк.
"Чөнки без борынгыдан килгән уртак тамырлы ике милләт. Безнең мәдәният һәм тарихыбызда зур бергәлекләр бар. Ул якларны без күрсәтергә тиеш һәм кырымтатарлары белән хезмәттәшлек итәргә тиешбез", дип белдерде ул.
"Кырымтатарлары да, украиннар да Русиягә кушылырга теләми"
Галим Кырымның Русиягә кушылуын фантастика буларак күрүен дә әйтте.
"Минемчә бу эш барып чыкмаячак. Чөнки кырымтатарларының да, Кырымда яшәүче украиннарның да Русиягә керергә теләкләре юк. Әгәр дә бу ике төркемне бергә кушсаң, алар бер миллионга якын булып чыгалар. Белгәнебезчә Кырымда ике миллион кеше яши. Ишетүем буенча, Кырымда моннан бер ай элек уздырылган социологик тикшерү нәтиҗәләренә карасак, халыкның 43%ы гына Русиягә керергә теләк белдергән булган. Ягъни монда тавыш биреп тә нәтиҗә килеп чыкмаска мөмкин. Әлбәттә нәтиҗәсен алдарга мөмкиннәр анысы. Әмма аның белән генә сәясәт ясап булмый", дип саный ул.
"Казанның Мәскәү форматында йөрүе татар милләтенә кирәк түгел"
Дамир Исхаков фикеренчә, соңгы вакытта сәясәтчеләрдә ике әйбер бутала башлады.
"Билгеле Татарстан хәзер Кырым республикасы белән актив эшли. Уйлавымча бу эш Русия сәяси кыры эчендә эшләнә. Дөресен генә әйткәндә, Мәскәү кушуы буенча. Әмма безгә Татарстан мәнфәгате белән татар милләте мәнфәгатьләрен бутамаска кирәк. Бу ике әйбер бу очракта туры килми. Мәсәлән, Татарстан гел Мәскәү форматында гына йөрсә, ул вакытта без украиннар белән, АКШ белән, Европа дәүләтләре белән мөнәсәбәтләребезне бозачакбыз. Бу татар милләтенә кирәкме? Минемчә кирәк түгел.
Шуңа күрә монда татар милләтенең үз мәнфәгате барлыгын без ачык әйтергә тиешбез. Мин бу вазгыятьтә Кырым татарларын якларга кирәк дип саныйм. Чөнки аларның ватанга кайтканнары әле урнашып җитмәде. Аларның анда урыннары булырга тиеш. Әмма мин Кырымны Украинадан аерып алуга каршы. Кырым татарлары Украина эчендә дә үсә алалар. Европа белән бергә, Америка белән дуслашып барсалар, минемчә, алар өчен яхшырак булачак", дип белдерде Дамир Исхаков фикерен йомгаклап.