Чара Казанның “Ярдәм” мәчетендә Татарстан төбәкләреннән җыелган йөздән артык делегат катнашында үтте. Биредә оешманың алга таба Русия күләмендә эшләячәге, аның Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы буларак теркәләчәге хакында игълан ителде.
Чара барышында күп кенә чыгышлар ясалып, татар җәмгыятендәге бүгенге проблемнар, шул исәптән дөнья күләмендәге актуаль мәсьәләләр дә телгә алынды. Филология фәннәре кандидаты Резедә Сафиуллина оешма вәкилләренә Украинадагы хәлләргә, шул исәптән мөселманнарны яклау мәсьәләсенә битараф калмау, үз фикерләрен әйтү кирәклеген билгеләде.
“Әлбәттә, гаилә, тәрбия мәсьәләсе бик мөһим. Иң беренче чиратта аналар, хатын-кыз милләтне булдыра диләр бит. Шуңа күрә шушы юнәлештә эшлисе эшебез бик күп. Без - тел сагында торучылар.
Сәяси эшчәнлеккә килгәндә, телибезме-теләмибезме, без -- хатын-кызлар сәясәттән читтә тора алмыйбыз. Бер дә катнашмас идек ул сәясәттә, ләкин нишлисең, шундый катлаулы заманда яшибез, сугышлар булып тора. Әнә бу көннәрдә генә Украинадагы тетрәндергеч хәлләрне күзәтеп тордык. Без алардан читтә кала алмыйбыз берничек тә. Чөнки без балаларыбызны, улларыбызны сугышта катнашыр, анда әрәм итәр өчен үстермибез. Шуңа күрә без монда да читтә калып тора алмыйбыз, үз фикеребезне җиткерергә тиешбез.
Мөселманнарны яклау мәсьәләсендә дә - Кама аръягында булган хәлләрне күрмәмешкә салышып ята алмыйбыз. Кемдер чыннан да сәбәп белән кулга алынгандыр, ләкин анда булган тискәре хәлләрне без күреп торабыз һәм монда да безнең фикеребез барып җитәргә тиештер. Гаепле булмаган мөселманнарга кирәкмәгән җәзалар файдаланырга, кулланылырга тиеш түгел һәм сез дә бу мәсьәләдә минем белән килешәсездер дип уйлыйм”, дип сөйләде Резедә Сафиуллина.
Оешма тарафыннан күп кенә чаралар оештыру карала
Чарада әйтелеп узганча, оешма алга таба татар-мөселман милләтенең динен саклау, туган телен үстерү, традицияләрне, буыннар бәйләнешен саклауны, шәҗәрә һәм васыятьнамә системын кайтаруны, балалар һәм яшьләр белән эшләүне максат итеп куячак. Оешманың рәисе - Әлмира Әдиятуллина булачак.
Корылтай резолюциясе нигезендә ислам динен тарату һәм җәмгыятьне саклау юнәлешендә Русиядә ксенофобия, исламофобия, динара, милләтара татулыкны җимерү гамәлләренә каршы тору; башка миллли мәдәни оешмалар, Татарстанның халыклар ассамблеясе белән элемтәләр үстерү; халыклар дуслыгын ныгытуга, мәдәниятләрне баетуга юнәлдерелгән чараларны уздыру карала.
Шәҗәрә һәм васыятьнамә системын кайтару максатында фәнни җыеннар, бәйгеләр оештыру, Бубыйлар фондын булдыру, ТНВ каналында "Мөслимә" тапшыруын оештыруны сорап канал җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү кебек эшләр хакында әйтелде.
Шулай ук мәчетләрдә хатын-кызлар өчен аралашу клубларын булдыру, мөселманнарны таныштыру өчен гаилә үзәкләре ачу, җәйге лагерьлар оештыру һәм балаларның Казан җыенын – Сабантуе ясау, “Гасыр абыстае” һәм “Ел остазбикәсе” конкурсларын үткәрү каралачак.