Accessibility links

"Хакимиятләр 25 еллык корылтайны үткәртмичә провокация ясарга теләде"


ТИҮнең 25 еллык корылтае урамда үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:15:00 0:00

Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаена 25 ел тулуга багышланган корылтай урамда үтте. Үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, хакимиятләр махсус бинага кертмичә, урамда халык рөхсәтсез җыелган дип тикшерү эшләре башлап милли хәрәкәтне бөтенләй юк итәргә тели.

Шимбә иртәнге сәгать тугызда Химиклар мәдәният сарае һәм Московский мәдәният һәм спорт үзәге (элек Урицкий исемендәге мәдәният сарае дип атала иде) ишекләренә техник сәбәпләр аркасында бина ябык дигән язулар эленгән булган. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Химиклар мәдәният сарае чараны үткәрттерүдән ике көн элек баш тарткан. Үзәк андый-мондый хәл була калса дип, алдан ук Московский үзәге белән дә сөйләшеп куйган, корылтай үткәрү, делегатларга чәй эчерү өчен акча да түләнгән булган.

“Московскийны алуыбызны без хакимиятләр белсә үткәртмәсләр, аяк чаларлар дип сер итеп сакладык. Бу хакта делегатларга да әйтмәдек. Шимбә көнне бу бинага да техник сәбәпләр аркасында ябык дигән язу эленгән һәм ишекләре бикләнгән иде. Мәдәният сараеның директоры безнең белән очрашмас өчен качып йөрде”, ди Нуриәхмәт.

280 корылтай делегаты, алар Русиянең 20ләп төбәгеннән, иртәнге тугызга Химиклар мәдәният сарае тирәсенә җыела башлаганчы ук инде бу бина тирәсенә милиция хезмәткәрләре, янгын сүндерү машиналары, автозаклар, китереп куелган булган.

Корылтайны оештыручылар мәдәният йортының баскычларын сәхнә итеп чараны урамда үткәрү, иң әһәмиятле карарларны җиткерү теләге белән сүз алырга теләгәч милиция “таралыгыз” дип аларны сәхнәдән куа башлаган.

“Шунда без, җыелган бөтен халык “Туган тел”не җырлап җибәрдек. Аннары безгә бәйләнүче булмады. Урамда Татарстан референдумын һәм бәйсезлекне тану, милли хәрәкәткә һөҗүмнәрне туктату таләбе белән резолюцияләр укып кабул ителде”, ди Нуриәхмәт.

Азатлык мәдәният йортларына шалтыратып шимбә көнне нинди техник чаралар үткәрелгәнен һәм ни өчен иҗтимагый үзәк үтенечен канәгатьләндермәүләрен белергә теләде. Химиклар мәдәният сарае җитәкчелеге шимбә-якшәмбе көннәрендә ял итә икән. Бу хакта сарайның сакчысы белдерде. Московский үзәгенең телефоннары җавап бирмәде.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, хакимитяләр иң мәкерле ысуллар кулланып милли хәрәкәтне юкка чыгарырга тели.

“Алар бу чарага 280 кеше җыеласын алдан белде. Шуңа күрә биналарны бирдертмәде. Химиклар сарае каршына автозаклар да китереп куйдылар. Без корылтайны, төп карарларны урамда укыячагыбызны фаразлап, хакимиятләр белән килешенмәгән җыелыш үткәрделәр дип, безне җинаять җаваплылыгына тартырга телиләр мөгаен. Татарстандагы гына түгел, Русия төбәкләрендә дә милли хәрәкәтне бөтенләй бетерү максаты ята моның төбендә. Чөнки корылтайга чит төбәкләрдән дә күпләгән делегат килгән иде”, ди Нуриәхмәт.

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова бу хәлне “Татарстан җитәкчелегенә оят һәм хурлык!” дип бәяләде.

"Татар иҗтимагый үзәге моннан 25 ел элек оешкан иде. Аның ярдәме һәм тырышлыклары белән, Татарстан дәүләт суверенитеты яулап алды, йөзләгән татар мәктәпләре, мәчетләр ачылды. Соңгы вакытта Татар иҗтимагый үзәге, татар милләтчеләре зур авырлыклар кичерә - аларны утыра торган биналарыннан чыгардылар, туктаусыз мәхкәмә юлларында йөртәләр, инде хәзер юбилей Корылтайларын да урамда үткәрергә мәҗбүрләр. Үз халкын, татар зыялыларын, милли хәрәкәтне шушы хәлдә калдырган Татарстан җитәкчелегенә оят һәм хурлык! Алар бу эшләре өчен халык алдында да, тарих алдында да җавап бирергә тиешләр!" дип белдерә Бәйрәмова. Ул тикшерү барганда яшәгән шәһәреннән чыкмау таләбе куелганга бу корылтайда катнаша алмады.

Галим Индус Таһиров та бу чарага килгән. Ул бу хәлне хөкүмәтнең, җитәкчелекнең иң зур хатасы дип бәяләде. "Үзебезне үзебез яклый торган мондый чарага каршылык күрсәтү - моннан да зур хата була алмый. Белмим, җитәкчелек бу хатаны ничек төзәтер икән?" ди Таһиров.

"Казан" милли-мәдәният үзәге (җитәкчесе конгресс башлыгы Ринат Закиров), Татарстан халыклары дуслыгы йорты (җитәкчесе Ирек Шәрипов) Татар иҗтимагый үзәгенә корылтай үткәрү өчен биналарын бирмәде.
XS
SM
MD
LG