Кырымтатарларны үз җирләреннән сөрү 1944 елның 18 маенда башлана. Тулы бер халыкны йөк ташу вагоннарына төяп Үзбәкстанга һәм Казакъстан белән Таҗикстанның Үзбәкстан чигендәге өлешләренә, Русиянең төрле төбәкләренә озаталар. Барлыгы 200 меңләп кырымтатар депортациягә дучар була. Халыкның бик зур өлеше сөргеннең беренче елларында ук ачлыктан һәм төрле авырулардан кырыла. Кырымга кайту максаты куйган милли хәрәкәт 1960 еллардагы "җепшеклек" чорында оеша. Әмма кырымтатар хәрәкәтен совет хакимиятләре эзәрлекли килә. Бары тик 1989 елдан соң гына кырымтатарларга үз җирләренә кайту рөхсәт ителә. Советлар берлегендәге репрессияләр чорында депортациягә дучар булган халыкларның иң соңгы чиратта акланганы -- кырымтатарлар.