Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар җыеннарын атлы казаклар һәм чиркәү әһелләре ача


Казаклар йөреше
Казаклар йөреше

Болгарда 8-11 майда чиркәүнең һәм казакларның "Без – Изге Русь, без – мәмләкәт таянычы" дип аталган фестивале уза.

Татарстан митрополиясе хәбәр итүенчә, бу чара Рус православ чиркәвенең һәм казакларның хезмәтәшлегенә багышланачак. Фестивальгә Русиянең башка төбәкләреннән дә казак гаскәрләре атаманнары киләчәк, фәнни-гамәли конференциядән тыш, Татарстан митрополиясенең православ яшьләре иҗат төркемнәре концертлары һәм кадет-казакларның күрсәтмә чыгышлары да булачак диелә.

Спасс районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов бу чараның төп өлешенең "Икмәк музее" янындагы фестивальләр үткәрелә торган мәдәни комплекс – ачык эстрадада булачагын әйтә.

"Мондый зур чараларны оештыруда без барыбыз да катнашабыз. Без бер-беребезгә булышабыз, безнең арада бүленеш юк", диде Вәлиәхмәтов.

Чиркәү бу чараны Татарстан диния идарәсе җитәкчелеге белән килештергәнме, әлә юкмы - билгесез. Русиядә май бәйрәмнәре булганга, мөфтияттәгеләр телефоннарын алмады. Бары тик казый Җәлил хәзрәт Фазлыев кына “килешү-килешмәү турында мөфтинең үзеннән сорарга кирәк” дип белдерде.

Фазлыевның үзенең бу чарага артык исе китми. "Анда алар да (христианнар) яшәгәч, ул аларның үз чаралары бит инде. Алар аны бу безнең тарихи ватаныбыз дип түгел, ә үз чаралары итеп үткәрә. Татарлар күчеп килеп башка җирләрдә яшәсә, Сабантуй үткәрә бит, мисал өчен, шуның кебек килеп чыга. Әгәр без (бу чиркәү чарасына) катгыйга китсәк, алар ник Сабантуй үткәрәләр, дип тавыш чыгарган кебек була бит. Бу очракта аның шул якларын да уйларга кирәк", ди хәзрәт.

Җәлил хәзрәт Фазлыев
Җәлил хәзрәт Фазлыев
8-11 май көннәре Русиядә бу айның икенче озын ялларына туры килә. Изге Болгар җирләрен күреп кайтыйм әле дип мөселманнар да монда килергә мөмкин. Атлы казакларны, тәреләр күтәргән чиркәү әһелләрен күреп алар бу хәлне күңелләренә авыр алмасмы? Әлеге сорауны Азатлык Җәлил хәзрәткә дә юллады.

"Татарлар урыс чиркәвенә түзгәнне чарасына гына түзәрләр инде. Анда (татар кабер ташлары өстендә) чиркәве дә тора бит әле. Ул безнең тарихыбыз инде, аннан дөрес нәтиҗә генә ясый белергә кирәк", диде Фазлыев.

Аның сүзләренчә, мөселманнарның Болгар җыены 13-14 июньдә узачак. Узган елгы "Болгар җыены"нда атлы казаклар сынау узды инде. Алар җыенга агылган халык арасында үзләрен күрсәтеп йөрде. Әлеге хәлгә карата Татарстан диния идарәсе дә, Татарстан җитәкчелеге дә "егетләр, алай ук килешеп бетә торган хәл түгел бу" дип үз фикерен белдермәде.

Соңгы елларда Русия җитәкчелеге казакларга аеруча зур игътибар бирә. Мәскәү Кремле ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен казак партиясен дә төзеде. Казаклар, Русия православ чиркәвенең корпоратив гаскәре, яклаучысы буларак хупланып, төрле институт һәм төркемнәр тарафыннан сәяси корал буларак та кулланыла башлады.

Кырым аннексияләнгән вакытта да Акмәчеткә тамгасыз хәрбиләр белән бергә Краснодар, Ростов, Терек якларыннан казак гаскәрләре кертеп тутырылды.

Болгардагы бу чара чиркәү һәм казаклар арасындагы хезмәтәшлекне ныгыту гына түгел, ә татарлар өчен изге дип саналган җирдә өстенлекне күрсәтү булып та торырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG