Бу атна Казанда узачак хатын-кызлар корылтае алдыннан социаль челтәрләрдә "татар хатын-кызы нинди була" дигән темага сөйләшү булды. Анда туган фикерләрне рәсемгә төшереп карарга булдык. Әлеге рәсемнәрдә, укучыларыбыз фикеренчә, татар хатынының төп сыйфатлары чагылдырыла. [Рәсемнәрнең авторы – Гүзәл Гарипова.]
Татар хатын-кызына 6 караш

1
"Тыйнак тегүче"
"Серле елмаю артында аларның күңелендә нәрсә булып ятканын белү бик авыр"

2
"Биюче өчпочмаклар"
"Кунакчыл. Кунакларны сыйлаганда тыйнак."

3
"Чисталык чире"
"Татар хатыны һәрвакыт супер чиста. Үзе татарча белмәсә дә, татар мәдәниятеннән ерак булса да, өендә бер тузан тапмаслык. Артык тырыш-уңганнар."

4
"Гайбәтче"
"Татар хатыннары гайбәт сатарга ярата. Аны маркетинг дип тә атыйлар. Көнчеләргә күрше тавыгы күркә булып күренә."

5
"Таш очпочмак"
"Татар хатыннары дөньяны алар өстери дип саный."

6
"Өчпочмакландым"
"Кеше күңелен күрә-күрә кичкә таба үзләре дә өчпочмакка әйләнә"