Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дин әһелләре җыенына әзерлек бара


Узган елгы корылтай
Узган елгы корылтай

Русиядәге татар дин әһелләре тиздән Казанга җыелачак. Анда мәчетләрдә ана телебезне саклау кебек мәсьәләләр дә күтәреләчәк.

Казанда 12-14 июнь көннәрендә “Милли тормыш һәм дин” дип аталган V татар дин әһелләре корылтаен үткәрү күздә тотыла. Монда Русия төбәкләре мөфтиятләре вәкилләре катнашачак. Быел чарага 900ләп кеше чакырылган. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Азатлыкка әйтүенчә, бу ел буена эшләнә торган иң зур проектларның берсе. Бу чарага әзерлек турында аның белән сөйләштек.

– Ренат әфәнде, корылтайның программасы нидән гыйбарәт?

– Дин әһелләре 12 июнь көнне килеп урнаша, 13е Казанда эшләү көне, 14 көнне аларны Изге Болгар җыенына алып барырга җыенабыз. Дүртенче корылтайда Ислам һәм татар дөньясы үсеше концептуаль нигезләре документын эшләгән идек. Ул һәрбер вәкилгә таратылды. Алар үз фикерләрен җиткерде һәм быел да бу мәсьәләдә сөйләшүне дәвам итәргә җыенабыз. Анда куелган мәсьәләләрне тагын киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга һәм шуның нигезендә эшчәнлекне алып барырга планлаштырабыз.

Бүгенге көндә шулай ук Русия төбәкләрендә эшләүче мәчетләрдә татар рухын саклап калу, дин әһелләренә пенсия акчаларын түләү мөмкинлекләрен булдыру, коммуналь хезмәтләрне түләү кебек мәсьәләләр бик мөһим һәм бу өлкәдә уртак сөйләшүләр алып барырга планлаштырабыз.

Елдагыча пленар һәм секция утырышлары булыр дип уйлыйбыз.

– Секция утырышлары нинди темаларга багышлана?

Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин
– Бу чараның оештыру комитетының берничә утырышы булып узды. Төп оештыручылар ул Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан президенты каршында дин эшләре идарәсе, Татартстан мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы. Без секция утырышларын елдагыча кабатлау түгел, ә аларны да үзенчәлекле рухта оештыру юнәлешендә эш алып барабыз. Шуңа без әле аны нинди темаларга багышларга дип фикер алышабыз. Барлыгы өч секция булачак. Төгәл программа әлегә эшләнеп бетмәде.

– Чараларда Татарстан хөкүмәте җитәкчеләре катнашачакмы?

– Бу чарага без һәрдаим үзебезнең президентны, хөкүмәт, Дәүләт шурасы вәкилләрен чакырабыз. Район җитәкеләре дә килә. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез. Пленар утырышта аларның катнашуы көтелә.

– Быел Кырымнан вәкилләре чакырыламы?

– Без махсус Кырым республикасы мөфтиенә һәм андагы районнарда эшләүче имамнарга чакырулар җибәрәбез һәм аннан вәкилләр көтәбез. Бу хакта сөйләшүләр алып бардык. Мөфти Әмирали Аблаев катнашырга теләге барлыгын әйткән иде.

– Ничә кешене чакырдыгыз?

– Төгәл генә квотаны билгеләмәдек. Үзләреннән сорадык. Алар ничә кешене җибәрергә кирәк дип саный, шул хакта безгә хәбәр җиткерәчәк. Алардан җавап көтәбез.

– Хәзер кайбер Русия төбәкләрендә төзелеп бетеп килә торган мәчетләрне канунсыз җирдә төзелгән дип җимерүне таләп итүләр башланды. Мисал өчен Калининградта, Ставропольда шундый хәл күзәтелә. Бу мәсьәләдә сөйләшүләр булачакмы?

– Андый очраклар күп түгел бит. Без бу мәсьәләдә эшчәнлек алып барабыз һәм әлеге проблемнар хәл ителер дип өметләнәбез. Калиниградта без тикшерү эшләрен алып бардык һәм җитәкчеләр белән очраштык. Шуңа мондый проблемнар игътибарсыз калмый. Оештыру комитеты утырышында да ул хакта әйтелде.

– Тагын нинди проблемнар күтәреләчәк? Мөфтиләрдән теге яки бу мәсьәләне тикшерү турында мөрәҗәгатьләр булмадымы?

Хәзер никах-талак мәсьәләләренә җиңел карау мисаллары бар, мәчетләрдә туган телне, татар мохитен саклау мөмкинлекләре мәсьәләләре каралачак.

– Элек-электән татарлар төзеткән мәчетләргә Үзәк Азиядән, Кавказдан булган башка милләт вәкилләрен имам итеп билгеләү күзәтелә.

Бу бик актуаль мәсьәлә, чөнки алар татар халкы тарафыннан салынган. Шул ук вакытта һәр мәчетнең химаячеләр шурасы була. Әгәр анда татар вәкилләре үз урынын саклап кала икән, ул мәчет барыбер татарныкы булачак. Үз артыннан алып бара торган имам юк икән, аннан белемлерәк башка милләт вәкиле имам булып торганнан бернинди дә куркыныч юк. Иң мөһиме – имам тирәсендә булган җәмәгать, ягъни вакыфны тәшкил итүчеләр, контрольдә тотучылар татар булганда ул мәчет барыбер татарныкы булып сакланачак. Менә монда татар вәгазьләрен татар телендә алып бару бик мөһим.

– Корылтайда Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашачакмы?

Чакырулар җибәрдек. Калганын әйтә алмыйм.

– Болгар җыенына имамнар автобусларда барачакмы?

Әйе, 45 кешелек 20 автобус булачак. Алар көне буе андагы чараларда катнашачак.
XS
SM
MD
LG