Азатлык/Азат Европа радиосы (RFE/RL) 2014-2015 елга Вацлав Һавел исемендәге стипендиягә гаризалар кабул итә башлады. Стипендиянең максаты – матбугат иреге чикләнгән илләрдәге cәләтле журналистларга һөнәри үсеш юлында ярдәм итү, җәмгыятьтә күпфикерлелекне арттыру. Програмга Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавелның журналистика золымга каршы торырлык көч була ала дигән ышанычы этәргеч бирде.
Әлеге програм RFE/RL һәм Чехия тышкы эшләр министрлыгы башлангычы белән булдырылды, Prague Freedom фонды һәм Дагмар һәм Вацлав Һавелның VIZE97 фонды ярдәме белән башкарыла.
Програм барышында стипендиатлар журналистика өлкәсендә белем алачак һәм үз көчләрен Прагада Азатлык редакциясендә сынаячак.
Програмда катнашырга теләүчеләр менә бу гаризаны (инглиз телендә) тутырып 7 июльгә кадәр бу адреска җибәрергә тиеш: havelfellowship@rferl.org
Намзәтләргә сайлау нәтиҗәсе 4 августка кадәр хәбәр ителәчәк.
Вацлав Һавел журналистика стипендиясе, элекке еллардагы стипендиатлар турында монда укырга була (инглиз телендә).
Әлеге програм RFE/RL һәм Чехия тышкы эшләр министрлыгы башлангычы белән булдырылды, Prague Freedom фонды һәм Дагмар һәм Вацлав Һавелның VIZE97 фонды ярдәме белән башкарыла.
Програм барышында стипендиатлар журналистика өлкәсендә белем алачак һәм үз көчләрен Прагада Азатлык редакциясендә сынаячак.
Програм вакыты: 1 октябрь 2014 – 30 июнь 2015
Гаризалар кабул итү: 2014 елның 7 июленә кадәр
Быел стипендиягә Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Грузия, Молдова, Украина, Русия һәм Татарстан журналистларыннан гаризалар кабул ителә.Програмда катнашырга теләүчеләр менә бу гаризаны (инглиз телендә) тутырып 7 июльгә кадәр бу адреска җибәрергә тиеш: havelfellowship@rferl.org
Намзәтләргә сайлау нәтиҗәсе 4 августка кадәр хәбәр ителәчәк.
Вацлав Һавел журналистика стипендиясе, элекке еллардагы стипендиатлар турында монда укырга була (инглиз телендә).