20 июнь. Тугызынчы көн
Бу чемпионат көтелмәгән сюрпризларга бай булачагын кабат раслады. Белгечләр тарафыннан "үлем төркеме" дип аталган D төркемендә алдан ук "корбан" дип билгеләнгән Коста-Рика икенче уенны да җиңеп (бу юлы Италияне 1-0) төркемнән беренче булып 1/8 финалга чыкты. Фаворит саналган Англия бәйгедән төшеп калды, Италия соңгы уенда икенче урын өчен көрәшергә мәҗбүр. Көннең икенче уенында Франция "ярым мөселман" Швейцария җыелмасы капкасына биш туп кертеп (5-2) бәйгенең киләсе өлешенә чыккан бишенче такым булды.19 июнь. Сигезенче көн
Бразилиядә хәлләр кыза бара. Кемдер бәйгенең киләсе өлешенә чыга, кемдер төшеп кала һәм кайту билетларын кайгырта башлый. Атнакич Колумбия Кот-д'Ивуарны җиңеп (2-1) 1/8 финалга узган өченче такым булды (Нидерланд һәм Чили белән). Ә менә Англия Уругвайга җиңелеп (1-2) бәйгедә калу шансын югалтты дияргә була. Уэйн Руни (ниһаять!) беренче тубын кертсә дә, Англия Уругвайны җиңә алмады (1-2) һәм 1/8 финалга чыга алмас кебек. Кызганыч..18 июнь. Җиденче көн
Бер көндә ике таҗ. Испан патшасы Хуан Карлос тәхетеннән баш таркан көндә дөнья чемпионы исемен йөртүче испан футболчылары Чилига оттырды (0-2) һәм бу чемпионатта алдагы көрәштән төшеп калачак. Ялу филенең фаразы яла булып чыкты.Уен нәтиҗәләрен фаразлауга бу чемпионатта да төрле һайваннар җәлеп ителә. Шуларның берсе – Кытайның Цинан зоопаркында яшәүче Ялу исемле дүрт яшьлек фил. Бүген турнирда A һәм B төркемнәрендә икенче уеннар көне. Хәзерге чемпион, беренче уенда Нидерланд тарафыннан тар-мар ителгән Испания бүген Чили белән уйный. Рәсемнән күренгәнчә, Ялу бу юлы иcпаннар җиңәчәк дип фаразлый.
17 июнь. Алтынчы көн
Чемпионатның алтынчы көнендә соңгы H төркеме такымнары уйнады. Мундиалга 12 ел тәнәфестән соң килгән Русия җыелмасы Корея белән уйнады, әмма уңышка ирешә алмады (1-1).16 июнь. Бишенче көн
Бүген G төркемендә уеннар башланды. Беренче уенда Германия Португалияне "корыга" җиңде (4-0). Пепе 37нче минутта куып чыгарылганнан соң португаллар унау гына калдылар һәм "алман машинасына" каршы берни эшли алмадылар. Бу уенга Германия канцлеры Ангела Меркель дә килгән иде. Уен беткәч ул киенү бүлмәсенә кереп егетләр белән фотога төште.15 июнь. Дүртенче көн
Мессиның "сәнгать әсәре". Төп фаворитларның берсе Аргентина беренче уенында Босния капкасына ике генә гол кертә алды (аның да берсен боснияле Сеад Колашинац үз капкасына үзе кертте). Ә менә икенче гол дөньяның иң кыйммәтле футболчысы, аргентин йолдызы Лионель Месси башкаруында "сәнгать әсәре" дип бәяләнде.14 июнь. Өченче көн
Чемпионат яңалыгы: Туп куеласы урынны һәм "диварга" тезелгән уенчыларның урынын төгәл билгеләү өчен бу чемпионатта арбитрлар ак төстәге махсус күбек куллана. Үләнгә сиптереп сызылган сызык бераздан юкка чыга. Әлеге уенда Италия Англияне җиңде (2-1).13 июнь. Икенче көн
Протестчылар һөҗүме. Рио-де-Жанейрода дөнья футбол беренчелеге ачылганнан соң бу чарага протест белдерүчеләр төркеме Копакабана Бич районында телевидение студиясенә һәм бер киоскка һөҗүм итте. Полиция һөҗүм итүчеләрнең берничәсен кулга алды.Беренче сенсация: Нидерланд җыелмасы хәзерге чемпионнар -- испаннарны тар-мар итеп (5:1) дүрт ел элек финалда җиңелүнең үчен алды.