28 июнь. Унҗиденче көн
Шимбә көнне узган ике уен нәтиҗәсендә чирек финалның беренче пары ачыкланды. 5 июльдә узачак чирек финалда Бразилия такымы Колумбия футболчылары белән очрашачак. Шимбә көнне Рио-де-Жанейрода узган уенда Колумбия җыелмасы Уругвайны 2-0 исәбе белән җиңде. Бразилия белән Чили уенының төп вакыты 1-1 исәбе белән тәмамланса да, пенальти Дөнья футбол беренчелеге хуҗаларына (3-2) җиңү китерде.
29 июнь. Унсигезенче көн
1/8 уенда Нидерланд такымы мексиканнарны 2-1 исәбе белән җиңеп чирек финалга узды. Коста-Рика белән Греция такымнары төп уенда бер-беренең капкасына берешәр генә туп кертеп җиңүчене ачыклый алмагач уенны пенальти белән тәмамлады. Нәтиҗәдә 5-3 исәбе белән чирек финалга Коста-Рика такымы узды.
30 июнь. Унтугызынчы көн
4 июльдә узачак чирек финалга 30 июньдәге 1/8 финал уеннарда Германия белән Франция чыкты. Франция Нигерияне (2-0) җиңсә, Бразилия финалында җиңүче булыр дип зур өметләр багланучы Германия Җәзаирнең каршылыгын бары өстәмә вакытта гына сындыра алды һәм 2-1 исәбе белән чирек финалга узды.
1 июль. Егерменче көн
1 июльдә узган ике 1/8 финал уенда чирекфиналның соңгы пары ачыкланды. 5 июльдә узачак чирекфиналга Аргентина белән Бельгия чыкты. Аргентина такымы Швейцарияне (1-0), Бельгия АКШны (2-1) җиңде.
4 һәм 5 июль. Егерме өченче һәм егерме дүртенче көн
Дүртенче июльдә узган беренче чирекфинал уенда ярымфиналга беренче булып алманнар узды. Германия такымы французлар капкасына бер туп кертеп җиңде. Казанда инде 5 июль кергәч узган икенче чирекфинал уен нәтиҗәсендә ярымфиналда алманнарга каршы Бразилия такымы уйнаячагы ачыкланды. Алар, бик зур авырлык белән булса да, Колумбия такымын 2-1 исәбе белән җиңде.
5 һәм 6 июль. Егерме дүртенче һәм егерме бишенче көн
Чирекфиналның өченче һәм дүртенче уеннары нәтиҗәсендә ярымфиналга Аргентина һәм Нидерланд такымнары чыкты. Башта Аргентина Бельгияне (1-0) җиңде. Коста-Рика футболчылары Нидерланд белән ахыргача уйнап туп бер капкага да кермәгәннән соң, пенальтида һолландлар 4 туп кертте. Коста-Рика такымы өчне генә кертә алса да, һолландларга каршы ахыргача тору алар өчен бик зур казаныш санала.
8 июль. Егерме җиденче көн
Дөнья футбол беренчелеге хуҗалары беренче ярымфинал уенында бик авыр хәлгә калды. Алманнар уен башлануга ярты сәгать тула дигәндә үк бразилларга биш туп кертеп өлгерде. Уен 7-1 исәбе белән тәмамланды. Футбол дөньясын шаккатырган алманнарга каршы финалда кем чыгасы пәнҗешәмбегә каршы төндә Аргентина һәм һолландия такымнары уенында ачыкланачак.
9 июль. Егерме сигезенче көн
Дөнья футбол беренчелегенең финал уены Германия белән Аргентина такымнары арасында узачак. Ярымфиналның төп вакытында аргентиннар да, һолландлар да туп кертә алмагач, пенальти (4-2) нәтиҗәсендә финалга Аргентина такымы чыкты. Нидерланд 12 июльдә өченче урын өчен Бразилия такымы белән уйнаячак.