Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина омбудсмены: Чубаровны Кырымга кертмәү этник дискриминация


Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны Русиянең Кырымга кертмәве БМО нормаларын боза. Бу хакта Украина Югары Радасында кеше хокуклары вәкиле Валерия Лутковская белдерде. Ул Чубаров белән очрашты.

“Русия ягыннан мондый гамәлләр Русиянең үз кануннарын гына түгел, БМОның җирле халыклар турындагы декларациясендә язылган хокук һәм ирекләрне дә бозу булып тора. Чубаров Кырым Югары Радасы депутаты булып сайланган иде һәм Кырым Русия тарафыннан оккупацияләнеп Кырым парламенты “үзгәртелгәч” тә (переформатирование”) ул Кырым дәүләт шурасы депутаты булып исәпләнә. Русия кануннарына күрә, сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртучыны алар яшәгән җиргә кертү тыелырга тиеш түгел.

Кырымны басып алган хакимиятнең золым гамәлләре чираттагы этник дискриминацияләү булып тора, мөгаен”, ди Лутковская.

Шимбә Чубаровка Кырым прокуроры Наталья Поклонская ярымутрауга биш елга кертмәү карарын укыды. Рәис Херсон өлкәсенең Генически шәһәрендә узган мәҗлеснең күчмә киңәшмәсеннән кайтып килә иде.

XS
SM
MD
LG