Новосибирски өлкәсеннән килгән Дания Бисерова татар телен, гореф-гадәтләрен ерак төбәкләрдә саклый алу өчен биредә яңа этәргечләр булачагына өметләнүе турында әйтте:
"Монда мин күп кенә яңа дуслар табарга дип килдем. Безнең алда торган бурычлар - ул татар халкының телен, аның гореф-гадәтләрен саклап калу. Татарстаннан ерак җирдә боларны саклап калу бик авыр. Шуңа күрә монда ниндидер яңа этәргечләр булыр дип өметләнәбез. Берәр нәрсәгә өйрәнергә тырышырбыз. Шулай итеп, үзебезнең шәһәребезгә кайтып, барлык өйрәнгән, ишеткән нәрсәләрне җиткерербез", диде Дания Бисерова.
Быелгы форумның үзенчәлеге булып торган проектлар тәкъдим итү чарасы 2 август рәсми ачылыштан соң үтәчәк секция утырышларында булачак. Дания Бисерова Азатлыкка үзләренең проектлары хакында сөйләде. Ул Себердә тел лагерен оештырудан гыйбарәт.
"Проектыбыз бар. Безнең быел июнь аенда Новосибирски шәһәрендә Себер ягы татарларының корылтае узды, шунда яшьләрнең аерым секциясе булды, анда төрле яңа проектлар язарга тәкъдим ителде. Шуларның берсе: Себернең бер-ике төбәген алып, анда тел лагерен үткәрү. Шушы проект белән, аның максатлары, бурычлары, киләчәктәге нәтиҗәләре белән килдек” дип сөйләде Дания Бисерова.
Мәскәү вәкиле Алинә Салихҗанова татар халкының күпкырлы мәдәнияте белән якынрак танышырга теләве хакында әйтте.
"Мин үзем бу форумда яңа кешеләр белән, башка илләрдән килгән татарларның мәдәниятләре белән танышырга теләгән идем. Максатлар, миңа калса, бөтендөнья татарларын берләштерү", диде Алинә Салихҗанова.
Шулай ук Мәскәүдән килгән Артур Нигъмәтуллин бирегә дөньяның төрле почмагыннан килгән татар яшьләренең мәҗлесләр, төрле чаралар уздыру тәҗрибәсен алырга теләгәнен әйтте:
"Минем беренче максатым, әлбәттә, егетләр-кызлар белән танышырга. Алардан ничек татар чаралары, нинди мәҗлесләр уздырулары хакында тәҗрибә алырга телим”, дип сөйләде Альберт Нигъмәтуллин.
Казанга Британиядән килгән делегат Рөстәм Хөсәенов фикеренчә, форумда ике төп тема күтәрелергә тиеш: татар теле һәм белем бирү.
Форумының бер секциясе милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр, икетеллелек проблемнарына багышланган иде. Төмән делегаты Әлфия Кормашева әлеге чара турында фикерләрен уртаклашты.
Кыйтайдан килгән делегат Рифкәт Фәхретдин яшь буыннның әкренләп милләткә тартылганын әйтте, ләкин киләсе җыелышларга татар телен тагын да яхшырак өйрәнергә кирәк диде.
Форумының бер секциясе милли интернет проектлары һәм тел мәcьәләләренә багышланган иде. Анда делегатлар үзләренең яңа һәм элекке проектлары турында сөйләде, фикер алышты.
Форум кысаларында Казанның Универсиада авылында Австралиядә яшәүче танылган татар җырчысы Зөлфия Камалова концерты узды. Үзенчәлекле жанрда башкаручының иҗаты күпчелек делегатларның күңеленә хуш килде.