Accessibility links

"Донецкидан китә алсам ач торырга да риза"


Донецки халкы урамда суга чират тора. 18 август 2014
Донецки халкы урамда суга чират тора. 18 август 2014

Донецки татарлары сугыштан качу өчен теләсә-кайда барып урнашырга риза. Бүгенге көнгә кадәр аларга бер генә ярдәм тәкъдим итүче дә булмаган.

Донецкиның Махеевка татар мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары, "Бәхет" ансамбле рәисе Нурия Ситдыйкова башка кайбер татарлар кебек кайда һәм ничек чыгып качарга белми утыра. Аның белән бүгенге хәлләр турында сөйләштек.

– Нурия ханым, Махеевкада хәлләр ничек?

– Көне-төне утка тоталар, бик куркыныч. Безгә берәр ничек моннан китеп булмый микән? 31 яшьлек олы улыбызны Казанга җибәрдек. Ул Восстание урамында иремнең туганнарда яши, инде ресторанга пешекче булып эшкә урнашты, Аллага шөкер. Һичьюгы аның өчен җаным тыныч. Менә теркәлү белән ничек булып чыгар, белмим. Иремнең туганнары үзләре дә ике бала белән ике бүлмәле фатирда яши. Шуңа улым да, торса бер ай тора алыр инде. Хәзере заманда кемгә кем кирәк.

Нишләргә дә аптыраган. Миңа инде 52 яшь. Анда кайтып нишләрбез дип уйлыйм, әмма болай да яшәргә көчебез калмады.

–Татар конгрессы белән элемтәгә кергәнегез юкмы?

Нурия Ситдыйкова ике улы белән
Нурия Ситдыйкова ике улы белән

– Мин беркемгә дә элемтәгә чыккан юк, нишләргә дә белмим. Аптырадым. Күпләр инде төрлесе-төрле җиргә китте. Безгә дә кайда да булса барып керергә иде, аннары инде ничек тә җайлашыр идек. Минем бит әле 18 яшьлек кечкенә улым Рамазан да бар. Ул да бөтен концертларда чыгыш ясый иде. Ул монда сәүдә институтында укый, әмма быел инде дәресләр булмый дип әйткәннәр. Белмим, дөресме бу юкмы? Без монда шул өчәү – ирем, улым һәм мин. Кайда барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә һәм нишләргә дә белмибез.

Кичә тотынганнар иде атарга, әле бүген дә туктатмыйлар (елый). Өйне дә ташлап китәр идем, инде берни кирәкми. Бәлкем тынычланыр әле дип торган идек. Юк, булмый, һич булмый.

Нурия Ситдыйкова Донецкидан китә алмаулары турында сөйли
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:51 0:00
йөкләү

Арчада туганнар бар, әмма аларның үзләрендә дә дүрт бала. Кайда барып керергә дә урын юк.

Башта өйне ташламыйм дип тордым. Имеш, кызганыч. Хәзер инде монда торырлык түгел – бетерәләр.

Атышлар башлангач кайдадыр качып торасызмы?

– Подвалга качабыз. Өйнең подвалын ачып куйдык, бик каты сугыш башлануга шунда яшеренәбез. Бөтенесе дә шулай. Мин моннан чыгып китсәм инде әйләнеп кайтмас идем. Монда кайтырлык калдырмыйлар. Бу яктан да яна, икенче яктан да яна. Якында гына химзавод яна. Инде нервалар түзми башлады.

– Башка татарлар ничек яши?

– Донецки татарлары да нишләргә белми. Кайда барырга да белмиләр, яшьләрнең күбесе китте. Без монда ике гаилә калтырап утырабыз. Бәлкем сез берәр номер бирерсез, ә? Мин инде бүгенге көнгә кадәр ничектер түздем. Ә кичәдән бирле инде өй калтырап тора. Зинһар безгә ярдәм итегез (елый). Ач утырсам да риза, әмма моннан гына китәргә. Ниндидер мөмкинлек булса, ярдәм итегезче. Менә тагын ата башладылар, өй түбәсе селкенә. Әле ярый ут бар. Зинһар ярдәм итегезче.

– Сезгә Русиягә кайтырга ярдәм итү турында әйтүче булмадымы?

– Юк беркем бернәрсә тәкъдим иткәне юк. Мин сарайда да торыр идем, шушы тавышларны гына ишетмәскә иде (телефон өзелде).

XS
SM
MD
LG