Татарстан бәйсезлеге турында декларация көнендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Вахит Имамовка һәм тугра-шамаил каллиграфия остасы Владимир Поповка Тукай бүләкләре тапшырды. Шунда ук "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме узды. Татар активистлары бу көнне "Tatarnıñ dәwlәte bulgan hem bulaçaq!", дигән шигар күтәреп чыкты.