Pew Research Center тикшеренү үзәге мәгълүматына күрә, Европада мөселманнар әле дә азчылык булып кала, ләкин аларның саны арта бара. 2030 елда мөселманнар Европаның 10 илендә халыкның 10%тан артыгын тәшкил итәчәк: Косово (93.5%), Албания (83.2%), Босния (42.7%), Македония (40.3%), Монтенегро (21.5%), Болгарстан (15.7%), Русия (14.4%), Грузия (11.5%), Франция (10.3%) һәм Бельгия (10.2%).