"Православное образование" журналына биргән әңгәмәдә Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Татарстанны тәнкыйтькә тоты. Аның сүзләренчә, барлык диярлек Русия өлкәләрендә православ мәдәнияте нигезләре уңышлы укытылып килгәндә, Татарстанда төбәк җитәкчелеге моңа рөхсәт бирми икән. Имеш "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы кысаларында нинди дәрес укытылыра тиешлеген җитәкчеләр хәл итә.
“Монда кешеләрнең гражданлык хокуклары, федераль канун тәртипләре бозыла. Без моның белән һич килешә алмыйбыз һәм бу сәламәт булмаган хәлне бетерү өчен барлык дәүләт дәрәҗәләрендә әлеге мәсьәләне күтәрәчәкбез”, ди патриарх.
Шул ук вакытта патриарх белепме-белмичәме Русия төбәкләрендә меңнәрчә татар-мөселман балаларының мәҗбүри рәвештә православ мәдәнияте нигезләрен укырга мәҗбүр булуы турында бер сүз дә әйтми.
Мәгариф министрлыгы һәм епархия Кирилл белән килешми
Билгеле булганча, 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Шушы фән кысаларында тәкъдим ителгән алты юнәлштән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләреннән Татарстанда дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылды.
Кириллның тәнкыйтеннән соң, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәзер Татарстанда 53,7% ата-ана баласы өчен дөньяви диннәр мәдәнияте нигезләрен сайлаган, ә 46,3% әхлак нигезләренә өстенлек биргәнен һәм ата-аналардан әлегә кадәр ниндидер дәгъва белдерүчеләр булмаганын әйтте.
Чыннан да, узган елны Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге “Диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре” фәненең беренче ел укытылуына нәтиҗә ясалды.
Комитет утырышында әйтелгәнчә, әлеге фән турында фикерләрне белү өчен май аенда республика күләмендә махсус сораштыру үткәрелгән. Анда 847 укытучы, 2872 дүртенче сыйныф укучылары, 2157 ата-ана катнашкан. Биредә әйтелгән нәтиҗәләргә караганда, дүртенче сыйныфтагыларның 68,5 процентына әлеге фән ошый, әти-әниләрнең 65,2 проценты аны кирәкле, дип саный, әлеге фәнне укыткан укытучыларның 43,2 проценты ул баланың дөньяга карашын киңәйтә, әхлакый ягына йогынты ясый, дип уйлый.
Сораштырылган әти-әниләрнең 55,1 проценты балалар бөтен диннәр турында да белергә тиеш дип саный, 13,9 процент ата-ана балалар бер динне генә белергә тиеш, дип уйлый икән. Ә ата-аналарның 15,4 проценты бу фәнне югары сыйныфларда да укытырга кирәк, дигән фикердә тора.
Мәскәүдәге патриархка Татарстандагы хәлләр, күрәсең, яхшырак таныштыр. Шул ук вакытта “югарыдагы” атакайның сүзләре белән хәтта Казан епархиясендә дә килешмиләр. Матбугат хезмәте вәкиле Александр Павлов “РБК”га әйтүенчә, төрле дин мәдәниятләрен укыту Татарстан өчен иң кулай юл, чөнки бу республикада милләт һәм динара низаг чыгармау өчен эшләнгән. Алар православ мәдәнияте нигезләрен мәктәптән тыш вакытта укытуны оештыруны күздә тотуын әйтте.
“Епархия республика җитәкчеләренә якшәмбе мәктәпләре өчен биналар бирүне сорап мөрәҗәгать итте”, диде Павлов.
Әйтергә кирәк, әле диннәр укыту турында бернинди сүзләр булмаган 1990нчы еллар башында Татарстан югары сыйныф укучылары өчен “Диннәр тарихын” укыту кирәклеген әйткән иде.