Әсгать Сәфәров та русча теттерә. "Проектларны янчыгыбызга карап тормышка ашырырбыз", дип кризиска каршы план булуын телгә алды. Ниндидер кыскартулар турында белдермәде. Кризиска каршы икътисад шурасы эшләячәген, ел дәвамында медиага күпме акча тотылачагы билгеле булмауны да әйтеп узды.
Икенче дөнья сугышы төгәлләнүнең 70 еллыгын телгә алып, бу сугышка карата Украинада башка караш яшәвен дә белдерде. Шуңа күрә, мөгаен, җиңүгә багышланган интернет портал булдыру кирәклеген әйтә. Динара, миләттара мөнәсәбәтләргә аеруча игътибар кирәк, ди. Сәфәров инертнет һәм социаль челтәрләрне оператив һәм объектив мәгълүмат җиткерүдә эшкә җигәргә, журналистларны гел кара турында гына язмаска чакыра.
ТАССРның 95 еллыгы, Татарстанның 25 еллыгы да игътибардан читкә калмаска тиеш, ди. Китап таратуга килгәндә, бу эшнең китапханәләр аша башкарылуын әйтә. "Татмедиа"ның бу проблемга карата бизнес проекты булмауны тәнкыйтьләде.
Сәфәров 2001 елдан бирле Татарстан президентын сайлауның турыдан-туры булмавын, быел сайлау елы икәнлеген дә телгә алды. Ратникова шикелле үк журналистикада яхшы белгечләр әзерләүнең сизелмәвен белдерде.
Коллегиядә бүләкләүләр китте. Татарча мәгълүмат чараларын да баккан "Татмедиа" коллегиясендә татарча чыгыш ясаган берәү дә булмады. Жыелыш, түрәләрнең тел төбеннән аңлашылганча, быел "акчалар киселмәячәк, әмма артыгын да көтмәгез" сыманрак рухта үтте.
Зарипов һәм Әминовтан соң Римма Ратникова сүз алды. Әлегә татарча сөйләүче юк. Зарипов белән Әминов русча сөйләсә, Ратникова татарча сәламләде дә, русчага күчте. Ратникова журналистлар берлегенең Татарстан журнлистикасы музее проекты булдыруын, Татарстан журналистикасы энциклопедиясен чыгарырга теләүләре турында сөйли. "Укый торган Татарстан" чаралары кирәклеген белдерә. Ратникова сүзләренчә, мәгълүмат чараларында дөрес итеп татарча, русча язу аксый. Журналист белгечләрне яхшырту өчен конструктив сөйләшүгә чакыра. "Алга киткән Татарстан өчен алдынгы журналистлар кирәк", ди Ратникова. Берлек җитәкчесен мәгълүмат чараларыннан даими рәвештә хисап сорап, аларны кәгазь боткасына батыру да борчуга салган. Хисапта электрон форматка күчәргә чакыра.
ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов үзенең чыгышы вакытында телевидениедә күпчелек мәгълүмат бирү һәм күңел ачуның гына булуын белдереп, тәрбия һәм мәгърифәткә багышланган тапшыруларның кирәклеген дә әйтә. Республикадагы барлык телетапшыруларның 83%ның урыс телендә, 15%ның гына татарча булуын белдерә. Татарстан вәкилләре тырышлыгы белән Русиянең реклам турындагы канунын үзгәртүне дә телгә алды.
Татарстан китап нәшрияты турында сүз китте. 2014 елда 135 исемдә китап басылган, гомум тираж 356 мең данә булган. Китап тарату эше авыр булганлыгын белдерә Зарипов. Һөнәри осталыкны арттыру кирәклеген дә әйтә. Татарстанда дәүләт телләрен үстерү програмы нигезендә ТНВда "Туган телне өйрәнәбез"нең эфирга чыга башлавын да телгә алды.
2015 елның әһәмиятле вакыйгаларын саный. Җиңүгә 70 ел, Су спортының дөнья чемпионаты. "Гади ел түгел, ничек тә ерып чыгарбыз", дип тәмамлый сүзен Зарипов.
Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров һәм Татарстан журналистлар берлеге идарәсе рәисәсе Римма Ратникова килде. Коллегия башланды. Зарипов сөйли. Гомум сүзләр. Татарстанда 1143 мәгълумат чарасы бар, татарча газетлар - 161, 52 татар журналы бар, ди. Рекламның азаюын белдерә. Почтаның матбугат ташу бәяләрен күтәрүе дә авырлык тудырган. Зарипов сүзләренчә, газет-журналларга язылу артык кимемәгән. Мәгълумат министрлыгы белән бергә кабель телевидениене үстеру програмы булуын, аны килештерү эшләренең әлегә төгәлләнмәвен белдерә. Татарстанда өч млн. кешенең интернет куллануын белдереп, үз сайтлары булмаган газетларның калмавын да әйтә.
"Татмедиа" җитәкчесе Айрат Зарипов өчен бу беренче зур утырыш. Ул 2015 елның гыйнвар уртасында "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе булып килде. Аңа кадәр Роскомнадзорда эшләде. Зарипов Роскомнадзор бүлеге җитәкчесе булганчы 2006-2010 елларда Татарстан президентының матбугат хезмәте башлыгы, аңарчы Идел буе районы һәм Казан хакимиятендә эшләгән. Журналистлар яңалыклар сөйләмәячәкләр дип сөйләшә. Барсы да еллар дәвамында калыпка салынган сүздә, кем татарча чыгыш ясар икән, дип көлешәләр.
"Татмедиа"ның еллык коллегиясенә халык жыела башлады. Газет, журнал, радио-телевидение җитәкчеләре "Татмедиа"ның брифинглар залына үтә. Язучы журналистларны бинаның 12нче катына озаталар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булмаячак, туристлык комитеты коллегиясенә бара дип әйтәләр. "Татмедиа" җыелышына Әсгать Сәфәровны көтәләр. Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Зиннур Хөснияр, Илшат Әминов күренә.